Сак булыйк!
Агымдагы елның ике аенда республикада 558 янгын теркәлгән, янгыннарда 48 кеше янып үлгән, 51 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
Янгыннарның төп сәбәпләре булып ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын дөрес кулланмау һәм ягу, җылыту җиһазларының төзек булмавы сәбәпче булып тора. Районда узган ике айда 7 янгын очрагы теркәлде. Шунысы сөенечле, янгыннарда үлем һәм тән җәрәхәтләре алу очраклары булмады. Янгыннарны булдырмау һәм киметү максатыннан, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Балтач районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан төрле профилактик чаралар үткәрелә. Узган ике айда еллык планга нигезләнеп - 23, планнан тыш 6 юридик затның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ничек үтәве тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 15 янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлде, кагыйдә бозучылар административ җаваплылыкка тартылды. Шулай ук бүлекчә хезмәткәрләре тарафыннан шәхси хуҗалыклардагы янгын очракларын киметү максатыннан, янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә авыл җирлекләрендә профилактик рейдлар үткәрелә. Рейдлар барышында инструктажлар үткәрелә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар административ җаваплылыкка тартыла.
Киләчәктә дә предприятие-оешмаларда һәм шулай ук шәхси хуҗалыкларда профилактик чаралар үткәрү дәвам итәчәк. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар РФнең Административ Кодексы нигезендә җавапка тартылачаклар. Административ Кодекс нигезендә юридик затларга 150000 сумнан 400000 сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә 20000 сумнан 40000 сумга кадәр, вазыйфаи (должностные) затларга 6000 сумнан 20000 сумга кадәр, шәхси затларга 1000 сумнан 4000 сумга кадәр штраф каралган.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 февраль 2021 - 22:11Россиядә вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен стаж исәбен үзгәртергә тәкъдим иттеләр Хезмәт министрлыгы гомуми стажга квалификацияле эш өчен кирәкле һөнәри белем бирү чорларын кертәчәк закон проекты әзерләгән.8400
-
24 февраль 2021 - 21:21Ирне харап иттеләр... Әлеге хәлләр белән танышкач, “Эх, бу хатын-кызлар!” дип, баш чайкыйсы гына кала.13402
-
24 февраль 2021 - 20:11Үсентеләргә чүлмәкне үзебез ясыйбыз Түтәлләрне каплый торган тукымадан (спанбонд, лутрасил) үсентеләргә чүлмәкләр ясый аласыз. Бу тукыма бик арзан тора, җиңел, һава кертә.7200
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.3800
-
20 февраль 2021 - 08:25Газетаның 6нчы санында (19 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар36900
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.92301
-
23 февраль 2021 - 17:11Пионер урамында... бар да элеккечә “Күршеләр – иң якын кешеләр” дип яши алар Узган ел шул урамда ялгызы яшәүче Гыйльмулла абый, операция ясатып, хастаханәдә ятканда, ул кайтышка өен юып, җыештырып, карлыгыннарын җыеп кайнатып, печәнен чабып, киптереп, өеп куйдылар күршеләре56602
-
24 февраль 2021 - 10:46Татарстанда дүрт кеше һәлак булган урыннан видео барлыкка килде 23 нче февраль көнне көндез республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды.51400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика