Хезмәт

Салкын чишмә яр буе нинди булыр?

Бу сорау бик күп райондашларыбыз күңелендә зур кызыксыну уята.  Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлеклəр үсеше программасы буенча Салкын чишмә яр буен төзекләндерү максатыннан  яңа проект гамәлгә ашачак. 

Балтачлыларны, биналар һəм җирне арендага алучыларны, җирле активисларны һəм иҗтимагый берлəшмəлəрне, эшмəкəрлəрне, гомумəн, бу җирнең килəчəгенə битараф булмаган һəркемне фикер алышуга чакырабыз. 

Реклама

Төзеклəндерү проекты буенча иҗтимагый тыңлаулар 20 гыйнвар көнне  18:00-20:30  сәгатьләрдә   Балтач бистәсенең Ленин урамы 52 адресы буенча урнашкан район мəдəният үзəгендә үткәреләчәк. Рәхим итегез.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: