Хезмәт

Штрафтан сакланыйк

Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче чисталык комиссиясенең чираттагы утырышында кабаттан чисталык мәсьәләләре каралды, кыскасы, тиеш түгел урыннарда ауналып яткан төзелеш материаллары, чүп-чар, чабылмаган үләннәр...

Реклама

Хәзерге вакытта авылларга рейд белән йөрүче районның чисталык комиссиясе боларга аеруча нык игътибар итә һәм урында гына кисәтү белән калалмасаң, комиссия алдына чакыртып, 2000 сум штраф та «чәпеп» куялар. Бу әле минимум дигәне шулкадәр. Кили авылыннан, Арбордан чакырылган Гыйлем-ханова, Хәйруллин иптәш нәкъ менә шул суммага «лаек» булдылар да инде. Юкса, Килидәге шул каенлык полосасын үзеңнеке түгел икәнлеген белә торып, ник рулоны-рулоны белән печән, салам, металлолом тутырырга кирәк?.. Хәйруллин иптәшне авыл җирлеге секретаре үз территориясен генә түгел, әтисенең капка төбендә үсеп утырган кычыткан- фәләннәрне дә чабарга өнди. «Юк, чапмыйм, дип кырт кисә, - иптәш. - Миңа өч айлык чагында безне ташлап киткән «әти» ул»,- ди. Юкса, үзләре бик якын да торалар икән. Хәйруллин иптәш ипле сөйләшә, үзен әдәпле тота. «Мин гаиләм белән ничек яшим дә , ул ничек яши!», дип тә өстәде, димәк, тормышы әтисенекенә караганда әйбәт. Гасырлар буена сузыла торган ата белән ул проблемасы инде бу, җәмәгать. Баланың җаны гомере буе әти дип сыкрангандыр, авыр чакларында ата назын, ата яклавын күпме көткәндер ул, янәшәдә генә яшәп бит... Монысын улы үзе генә белә. Хәзер әнә кычытканын да чабарга бармый, күңеле каткан. Кемнәрдер өчен гыйбрәт тә алырлык - картаймыш көнеңдә шушындый карашны күтәреп яшәп кара син. Аллам сакласын. Арбор-дан килгән, сиксәнне узган пенсионер агай «20-25 сантиметрлы кычыткан өчен 2000 сум штраф түлиммени?», ди үзен жәлләтеп, ауналып яткан төзелеш материаллары һәм әзмәвердәй улы барлыгын исәпкә алып тормыйча.
Әлеге комиссиягә очраклы гына эләктем-эләгүен, ләкин биредәге хәлләрне күзәтеп, тыңлап, анализлап утырганда күңелдә чираттагы уйларның берсе туа - бездә халык сансызмы, әллә җирлекләрнең халык белән эшләве җитмиме? Менә монда да авыл җирлегеннән килгән вәкил: «Без кисәттек, бездән калмады», ди. Бәлки авыл халкын күңелсезлекләрдән саклау җитешмидер, әнә, Норма авыл башлыгы авылдашларын, күрше авылныкыларын тел-теш тидерүдән саклаган кебек. Кызганыч, бу комиссиягә ул да чакырулы иде, шул Килидәге «склад» өчен, аның уңайсызлануына үзең уңайсызланып куясың. Халыкка да үз халкын яратып, аларга «йөз белән» яшәгән җирлек башлыкларын кызарырга мәҗбүр итмәскә иде. Чисталык комиссиясе рейдлар белән йөрүен дәвам итә, шуңа күрә йорт- җир территориясеннән тышкы якта яткан чүп-чарга, төзелеш материалларына игътибарлы булыгыз, җәмәгать! Чиста кеше болай да чиста яши инде ул, бераз таркауракларга уяу булырга кирәк, комиссия килеп төшә күрмәсен! 2000 - зур сумма бит.( Әлбәттә, зур суммада хезмәт хакы алып эшләүчеләр көләр генә, бөтен кешегә дә андый бәхет тәтеми шул). Алай гына була калса әле. Шуңа күрә, җирлек вәкилләре кисәтсә, үпкәләргә кирәк түгел. Әйтә икән, эшләп куй, зурга китсә, үзеңә үпкәләргә туры килә. Арбордан Хәйруллин иптәш гаебен танып, үз сүзен дә әйтте: «Әйбәт һәм кирәкле чара. Бөтен кешегә дә бертөрле караш булса иде. Беркетмәләр гади халыкка гына төзелмәсен, тигезлек булсын », диде. Монысы да дөрес. Һәм комиссиягә җитәкчесе, эшмәкәре дә килергә мөмкин, җәй урталарында гына әле эшмәкәр Мамлиев иптәшне чакыртып, төзекләндерү чараларын башкарганда тиешле таләпләрне үтәмәгән өчен чара күрделәр. Әдәплелек саклап, каршы сүз дә әйтмәде, штрафны да кабул итте. Иң мөһиме, чиста яшик, анда-монда төзелеш материалларын аунатмыйк, кәҗә-сарыкларыбызны бәйдә тотыйк, сыер-хайваннарыбызны тиешле урыннарга гына арканлыйк, дөресрәге, авылларда тәртип булсын!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: