Хезмәт

Соцпакеттан баш тартма!

2012нче елга районда 5074 инвалид исәпләнә, шуның 3902се (77 проценты) - соцпакеттан баш тартып, акчалата компенсация алучылар, 1172се (23 проценты) - рецепт белән бушка дару алучылар.

Реклама

Соцпакет 3 өлештән тора:
- барлык даруны да бушка алу;
- шифаханәләргә юллама;
- шәһәр һәм шәһәр яны транспортында йөрү хокукы.
- Әгәр дә инвалид 2013нче елда да «соцпакеттан» файдаланырга тели икән, 2012нче елның 1 октябрена кадәр районның пенсия фондына килеп, гариза язарга тиеш. Соцпакет алучыларга исә 2012нче ел өчен яңадан гариза язарга кирәкми.
- Әгәр дә инвалид соцпакеттан баш тартырга тели икән, шулай ук пенсия фондына гариза яза ала. Ләкин «кире кагуны» белдереп гариза язганчы, башта ныклап уйларга киңәш итәбез. Чөнки кешегә инвалидлык авыртуы буенча бирелә, ә авырган кеше дарусыз тора алмый. Бигрәк тә шикәр диабеты, бронхиаль астма, яман шеш белән авыручылар, психикасы какшаган кешеләр. Бу категория авыруларны дәвалау өчен кулланыла торган дарулар иң кыйммәтлеләре 3-5 мең сумнан 350-400 мең сумга кадәр тора (бу әле ярты елга гына исәпләгәндә). Башка елларның эш нәтиҗәләреннән күренгәнчә, быел да соцпакеттан баш тарткан инвалидларның көн саен диярлек авыртулар көчәеп яки яңа чирләр килеп чыгып, бик кыйммәтле дарулар кирәк булган очраклар күп. Шундый берничә очракны гына мисалга китереп үтәм. Авыру канындагы яман шеш буенча исәптә тора, 1 группа инвалид, авыртуы борчымагач, кыйммәтле дарулар куллану кирәк булмаган да, соцпакетны кире каккан. 2011нче елның икенче яртысында авыртуы көчәеп китте һәм1 айга 60 мең сумлык дару кирәк булды. Бушка рецепт язу мөмкин түгел иде. Сатып алдылар. Ә 2012нче елга ул соцпакет өчен гариза язды һәм ярты елга 500 мең сумга кадәр даруга рецепт ала.
Авыру кан басымы белән исәптә тора. Икенче группа инвалид. «Кире кагу» елы беткәнче бөерләре эшләүдән туктау сәбәпле, Шәмәрдәндәге «ясалма» бөер үзәгенә атнага 3 тапкыр йөрергә кирәк иде үзенә. Андый авыруларга шулай ук бик кыйммәтле дарулар кирәк. Гаризаны үзгәртергә Мәскәүгә кадәр язып карадык, бернәрсә дә барып чыкмады. Даруларны сатып алдылар.
Шикәр диабеты белән исәптә торучылар дару төймәләре кулланганда күбесе соцпакеттан баш тарта. Ел буена авыруның хәле бертөрле генә тормый, кыйммәтле инсулин кадау кирәк булырга мөмкин. Әлеге авырулар белән 10 елдан артык эндокринолог булып эшләү дәверендә көн саен диярлек очрашып торам, шуңа күрә, эш тәҗрибәмнән чыгып, бик күп мисаллар китерергә булыр иде.
Олы яшьтәге инвалидларның балалары алар исеменнән гариза яза, якыныгызның хәле авырайса, үзләренә үк дару сатып алырга туры килә, югыйсә. 1 айга «соцпакет»ның акчалата компенсациясе - 650 сум тора.
Районда әлеге мәсьәлә буенча район башкарма комитеты, пенсия фонды, социаль яклау, сәламәтлек саклау вәкилләреннән торган эшлекле группа төзелде. Һәрбер инвалид белән индивидуаль эш алып бару (сөйләшү, аңлату) участок табибларына йөкләтелде. Шулай ук районның пенсия фонды белән үзәк хастаханә һәрбер «кире кагу» буенча көндәлек алып бара. Болар барысы да мәгълүмати рәвештә атна саен сәламәтлек саклау министрлыгына тапшырыла.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: