Хезмәт

Сөт сәбәпсез кимеми

Җәйдән көзгә күчеш чоры терлекләргә дә йогынты ясамый калмый һәм бу аларның продуктлылыгын да беркадәр киметүгә китерә. Сөт җитештереп сатуны көннән-көн киметә барган хуҗалык җитәкчеләре нәкъ менә шушыны сәбәп итеп җаваплылыктан җиңел генә котылмакчы булалар.

Әмма авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре ясаган анализлардан күренгәнчә, сөт җитештерүне киметкән башка сәбәпләр дә җитәрлек. 1 сентябрьдә район буенча 148 тонна сөт сатылса, 16 сентябрьдә ул 137 тонна гына булды. Иң зур чигенеш «Татарстан» хуҗалыгында - 1 тоннадан артык. «Игенче», «Труд», «Сосна», «Смәел», «Арбор» хуҗалыкларында да сөтне ай башындагыдан шактый ким савалар.

Кайбер хуҗалыкларда узган ел шушы чордагы дәрәҗәдән дә сизелерлек начар эшлиләр. Монда әлеге дә баягы «Игенче» (Булат Зыятдинов) рекорд куя - 1,5 тоннага кадәр ким сөт саталар. Иң күп бозаулар үлеме дә шушында. Көтүгә таналар иткә сатылган сыерлар саныннан азрак кертелә. Сыерларны мул сөт бирергә сәләтле нәселле таналар белән эзлекле яңартып тормаганда, ничек итеп дәвамлы рәвештә мул продукция алып булсын. Савым сыерларына әле һаман һәр башка 40ар килограмм исәбеннән яшел масса бирәләр. Югыйсә, икенче кат чабылган үләндә терлек организмына сөт ясарга сарыф итә торган кирәкле матдәләр юк дәрәҗәсендә бит инде. Ул малга ач мөгрәп тормаска, корсагын тутыру өчен генә ярый.

«Сорнай» (җитәкчесе Тәүфыйк Гыйләҗев), «Сосна» (Фәрит Исмәгыйлев) хуҗалыкларында сентябрьнең уртасына җиткәндә дә савым сыерларына шундый үләнне 60ар килограммга кадәр бирделәр. Фуражны «кысалар», сенаж, силос чокырларын да ачарга ашыкмыйлар. Сөтне узган ел шушы көннәрдәгедән тоннадан артык ким җитештереп сатучы Тимирязев исемендәге хуҗалыкта да (Фәрит Гыйрфанов) сыерларга 30ар килограммга кадәр яшел масса бирәләр. Ә нәкъ менә сөт ясарга кирәкле элементлары күп булган фураж, сенаж, силос рационга һаман да җитәрлек кертелми. Бу хуҗалыкта көтү яңартуга да игътибарны арттырасы бар. Сыер савучы кадрлар белән дә хәл шәп түгел. Савым сыерлары группаларында терлекчеләр еш алышынып торгач, сыерларның кайчан бозаулаганы, кайчан каплатылганы турында фермадагы белгечләр генә кызыксына инде, җитешсә. Бу хуҗалыкта да сөтне хәзер узган елгыдан тоннадан артык ким савалар.

Реклама

Савым сыерларын тиз көннәрдә тулы кышкы рацион белән ашатырга күчермәсәләр, «Арбор» (Хәмит Баязитов), «Кама» (Рәкыйп Нәҗипов) хуҗалыкларында да савым гел кимүгә барачак. Белгечләр рационны туклыклы матдәләре бөтенләй диярлек булмаган үләннәр белән тутыру, ул вакытны гына үткәрү, терлекләр сезон үзгәрешенә озаграк ияләнәчәк һәм савым кимү аралыгы да күбрәк булачак диләр. Хуҗалык җитәкчеләренә урында белгечләрне җыеп сөйләшергә, аларның һәркайсыннан конкрет эш таләп итеп, савымны арттыру өчен барлык чараларны күрергә бик вакыт инде.

Район башлыгы үткәргән киңәшмәләрдә җавапсызлыгың өчен коллегаларың алдында басып, кызарып җавап тотарлык булмасын. Ә менә «Уңыш» хуҗалыгында икеләнеп-нитеп тормыйча савым сыерларын ай башыннан ук кышкы рацион белән ашата башладылар. Һәм нәтиҗәсе дә бар. Узган ел шушы көннәрдәгедән 2 тонна сөтне күп саталар, ай башындагы дәрәҗәне дә саклыйлар. «Алга» җәмгыяте терлекчеләре дә сезон алышынган чорда тотрыклылыкны саклап кала алдылар. Сөтне узган елгыдан көн саен 1,3 тонна артык саталар. Савым сыерларга 5әр килограммнан артык фураж, 15әр килограмм сенаж, 10ар килограмм силос биргәч шулай булыр инде. Әле рационда печән, шикәр, микро өстәмәләр дә бар. «Дуслык» хуҗалыгында да савым сыерларын вакытында тулы кышкы рацион белән ашата башладылар. Рационнан яшел массаны бөтенләй алдылар. Һәр сыерга 30ар килограмм сенаж, 18 килограмм силос, 1 килограмм жмых бирелә. Һәм савым да әйбәт. Хәзер узган ел шушы вакыттагыдан көн саен 2 тонна чамасы сөтне күп җитештереп саталар. Ай башындагы дәрәҗәне дә югалтмыйлар. Менә ич, эшләгәч була. Үрнәк булырлык тәҗрибә үзебездә дә бар.


«Дуслык» җәмгыяте сыер савучылары тулай продукцияне мөмкин кадәр күбрәк җитештерү өчен бердәм тырышалар. Алар арасында тәҗрибәле оста Нина Терентьеваның да (рәсемдә) өлеше зур. Ул быел таналар группасы кабул итеп, көтүнең киләчәге турында кайгырта.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: