Су килде, су китте
8 апрельдә Шушмада су күтәрелеп ярларыннан чыкты. Балтач янында ташу «Сосна» хуҗалыгы болыннарын күмеп сөт-май комбинатына кадәр җәелде. Елга яры янәшәсендәге кайбер бәрәңге бакчалары да су астында калды. Кариледә дә су баскан бакчалар күп булган. Икенче көнне кинәт салкынайтып җибәрү ташкынга артык җәелергә ирек бирмәде. Елгадагы ташу кабат ярларына төшеп...
8 апрельдә Шушмада су күтәрелеп ярларыннан чыкты. Балтач янында ташу «Сосна» хуҗалыгы болыннарын күмеп сөт-май комбинатына кадәр җәелде. Елга яры янәшәсендәге кайбер бәрәңге бакчалары да су астында калды. Кариледә дә су баскан бакчалар күп булган. Икенче көнне кинәт салкынайтып җибәрү ташкынга артык җәелергә ирек бирмәде. Елгадагы ташу кабат ярларына төшеп утырды.
- Райондагы башка кечкенә елгаларда да су күтәрелеп алды. Бәхеткә, хуҗалыкларга йортларга зур зыян салган очраклар булмады, - диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының райондагы идарәсендә.
Рәсемдә: Шушма суы ярларыннан чыкты.
Х.Нәкыйпов фотосы
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 март 2021 - 20:11«Удмурт теле көн саен» яки милләт җанлы райондашыбыз хакында (фото) Василий Никитин авыл өчен җан атып яшәүчеләрдән. Телне саклап калу юнәлешендә дә күләмле хезмәт башкара.4001
-
7 март 2021 - 18:41Раушания Садыйкова: "Бер кеше дә белеп тумый” 17 яшьлек кыз эстафетаны озак еллар Югары Шубан почта бүлекчәсе мөдире булып эшләгән Сафура ападан кабул итеп ала.7201
-
7 март 2021 - 17:11Данил белән Гөлүзә “Запорожец”та узышкан (+фото) Кышның соңгы көнендә Арча ипподромында унынчы тапкыр “Запорожец” автомобильләрендә узышлар үтте.17201
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
5 март 2021 - 13:05Газетаның 8нче санында (5 март, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар17800
-
5 март 2021 - 20:11Татарстанда яшәүче хатын нәни улын үтергән һәм үз-үзенә кул салган Ишегалдындагы мәетләрне гаилә башлыгы табып алган.58000
-
5 март 2021 - 13:21БАЛТАЧ КЫЗЧЫГЫ ҺӘМ БАЛТАЧ МАЛАЕ КЕМ УЛ? 🤍 Балтач кызлары һәм егетләре мәртәбәле жюри каршында имтихан тотты.41801
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика