Су коену рәхәт булса да...
Менә инде җәй айларына да аяк бастык. Барыбыз да елгаларда, сулыкларда су керәбез, әмма шул ук вакытта үзебезне саклау кагыйдәләрен искә алмыйбыз.
Районыбызда узган ел 29нчы май һәм 8нче июль көннәрендә 2 кеше Шушма елгасында һәм Бөрбаш сулыкларында батып үлде. Бу 2 кешенең суга батып үлүләренең төп сәбәбе - беренче очракта билгесез урында су коену булса, икенчесе спиртлы эчемлекләр кулланып, исерек хәлдә суга керү. Статистик саннарга килсәк, районыбызда 2006 нчы елдан алып 2012нче елның хәзерге вакытына тикле 12 кеше төрле сәбәпләр аркасында суда батып үлгән. Бу безнең районыбыз өчен зур югалтулы бәхетсез сан. Киләчәктә мондый бәхетсезлекләр районыбыз җирлегендә булмас инде дип ышанасы килә!
Шул уңайдан ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җәйге су коену чорында үтәлергә тиешле саклану кагыйдәләрен искәртеп узабыз: беренче чиратта елгаларда, күлләрдә һәм башка төрле сулыкларда белмәгән урыннарга су керергә бармаска; ялгыз гына су коенмаска; спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә суга кермәскә; суның төбе билгеле булмаган урыннарда суга чумып уйнамаска; сулыкларда тыелган, «ярамый» дигән махсус билгеләрне ары узып йөзеп кермәскә; суда йөзеп баручы ишкәкле һәм моторлы көймәләргә якын килеп йөзмәскә, су кырында булганда бер-береңне эткәләмәскә, суга эсседә тирләп пешкән хәлдә кермәскә; суда туңганчы, арганчы озаклап йөзмәскә; су кырында балаларыгызны үзләрен генә калдырмаска.
Бәхетсезлек очрагы килеп чыкса, район гадәттән тыш хәлләр идарәсенең дежур-ярдәм хезмәте телефоны номерлары: 2-58-01 яки 01.
Хөрмәтле райондашлар, җәйге су коену чорында саклану кагыйдәләрен төгәл үтәгез, исән-имин булыгыз!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 март 2021 - 18:41Укучылар мәктәптә кайсы фәннәрне укырга теләми? Сораштыруда Россиянең 74 регионыннан 1,7 меңнән артык 8-11 сыйныф укучылары катнашты.6801
-
6 март 2021 - 17:11ИГЪТИБАР, ХАЛЫКНЫ КАБУЛ ИТҮ Халыкны кабул итү булачак. Кайда, ничек һәм кемнәр кабул итә?7301
-
6 март 2021 - 15:41Малы мимоза Тямысэтӥ мартлэн тодметэз луэ? Нылкышно нунал официальной шутэтскон нунал луэм бере. Пиосмуртъёслэн йырвисёнзы ватсаськиз – мар кузьмано. Соослы юрттэт луыса вуиз чебер сям — сяська кузьман.6400
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
5 март 2021 - 13:05Газетаның 8нче санында (5 март, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар10400
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.155001
-
4 март 2021 - 16:11Тимер чүмеч белән кыйнаган... Ул балаларны каеш, такта, тимер чиләк һәм чүмеч белән кыйнаган.46600
-
5 март 2021 - 20:11Татарстанда яшәүче хатын нәни улын үтергән һәм үз-үзенә кул салган Ишегалдындагы мәетләрне гаилә башлыгы табып алган.45200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика