Хезмәт

Су, су һәм су

- Балтачның өске урамнарында быел да су белән өзеклекләр булды. Әле җәй бетмәгән. Эссе, коры көннәр тагын да булмас дип әйтеп булмый. Неужели, район үзәгенә җитәрлек су биреп булмый инде? Район коммуналь хуҗалыгы җитәкчесенең су мәсьәләләре буенча уң кулы, мастер Фаил Габдрахмановка бирдем бу сорауны.

- Була. Ник булмасын. Яңа урамнар гел артып торган ул зонага өстәмә скважиналар борауларга кирәк. Казаннан белгечләр чакыртып җир асты тикшерүләре үткәртү, проект төзү өчен генә дә зур акчалар таләп ителә. Безнең хуҗалыкның, шәһәр җирле үзидарәсенең генә көченнән килә торган түгел. Мәсәлән, җир астындагы су запасын исәпләп лицензия алу өчен генә дә «Казан геология» оешмасы бездән 5 миллион сумга кадәр акча таләп итә. Бу хакта район җитәкчеләре белән сөйләшеп торабыз. Мөмкинлек табып районнан ярдәм булса, мәсьәлә хәл ителмәслек түгел.
- Ул мөмкинлекләр табылганчы яшисе бар ич әле. Кыен хәлдән чыгуның бүген мөмкин булган юлларын да эзлисездер, хәстәрен күрәсездер ич.
- Эзләмәгән кая. Районның 24 авылында 16 меңнән артык кеше су дип безнең күзгә карап тора. 32 мең күз ич ул. Ничә еллар рәтле ял да күргән юк инде. Су кудыра торган торбаларның озынлыгы гына да 135 километрга җитә. Тузганнары күп, әле тегеннән, әле моннан тишелеп торалар. Шул тишекне томалау өчен бөтен урамдагы суны туктатып торасы була. Тагын ризасызлык, тагын безне орышалар. Бригадамдагы егетләрнең бер генә көн дә эшсез торганнары юк.
- Әле бакчаларга да кирәк ич.
- Әйе шул. Нәкъ менә сугару сезонында су кытлыгы үзен сиздерә дә инде. Кышкы айларда балтачлылар өчен 12 скважинада 12 насос су кудыра һәм ул да җитә. Җәй башлангач аларның санын ике тапкыр арттырабыз, шулай да җитми. Урамнарга суны чиратлап биргән еллар да булды. Ә 2010нчы елда сөт-май комбинатыннан унлап машина яллап та ташып өләштек суны. Чыгымнар нормадан күп тапкыр артып китте. Гомумән, бик авыр проблема ул су мәсьәләсе. Яңгыр явып торса проблема юк. Коры җәй бәгырьне телә инде. Быел да Казан юлының СМУ ягы өлешендә су белән өзеклекләр башланган иде. Рәхмәт яугыры, яңгыр явып китте, проблема да хәл ителде. Көне-төне бәрәңге бакчаларын сугаручылар күп. Контролерларыбыз дистәләгән шундый кешене кисәттеләр, штрафлар салдылар. Үзләрен генә уйлаучы комсыз кешеләргә аптырыйм. Аның бакчасында өзлексез су агып ятканда, кемнәрдер чәй куярга суга тилмерә ич. Үз нәфесеңне генә кайгырту дин тарафыннан да әдәпсезлек, гөнаһ санала дип беләм. Бакчаларына урлап су сиптерүчеләр арасында мәчеткә йөрүче кешеләр дә булуы гарьләндерә.
- Урлап дисең. Суга счетчиклар куймаганнармени?
- Бар андыйлары да. Счетчикка кермәгән линия үткәреп урлаучылары да күп. Быелның 1 июленә хуҗалыкларга суга счетчиклар куеп бетерү мәҗбүри итеп куелган иде. Бу үз көчендә. Куймаганнар ашыксыннар. Үзләре өчен дә файдалы бит югыйсә.
- Нәрсәсе файдалы инде аның.
- Артык акчаң чыгып очмый. Әлегә кадәр суның 1 куб. метрына 28 сум 64 тиен түләгән булсаң, 1 июльдән 31 сум 64 тиен түли башлыйсың. Моңа кадәр мунчада юыну өчен бер кешегә норма 160 литр су дип исәпләнелсә, хәзер 654 литрдан исәпли башлыйлар. Чутлап кара: 6 кешеме әле сез? 654x6= 3924. Аны 31 сум 64 тиенгә тапкырлагач 125 сум чыга. Әле бу мунча өчен генә. Җан башына өйдә тотылганын да кушсаң, шактый түгәрәк сан чыга: 31,64х6= 190. Түгәрәкләп исәпләгәндә айга 300 сумнан артык түлисең. Счетчик куйдырып суга 150, 200 сум тирәсе генә түләп баручы шундый гаиләләрне дистәләп китерә алам.
- Алай файдалы булгач, кешеләр ник үзләре куймый, коммунальный мәҗбүр итә.
- Мәҗбүр итә дип, суны экономияле тоту, теләсә ничек урламасыннар өчен күрелгән бер чара бу. Аннан су өчен счетчик аша исәпләнгәннән түләүнең күпкә арзанга төшкәнен аңлап бетермиләр әле. Счетчик куйдырган берәүнең дә зарланганы юк. Нигә элегрәк эшләмәгәнмен икән дип уфтаналар.
- Шулай шул. Үзем белгән шактый кешеләр белән сөйләшкән бар. Барысы да «суга счетчик куйдыргач, азрак түли башладым», диделәр. Алдамыйлардыр шәт. Инде сөйләшә башлаган төп темага кайтыйк. Быел җәй Балтачта эчәр суга өзеклекләр булмасмы инде?
- Яңгырлар явып торса, булмас. Корыга китсә ышандырмыйм. Көне-төне бәрәңге бакчаларына су сиптерүчеләрне без генә туктатып бетерә алмыйбыз. Кешеләр үзләрен генә уйламыйча бер-берсен хөрмәт итеп, суны артык сарыф итүчеләрне кисәтеп яшәсеннәр иде.
Әңгәмәдәш Хәлил НӘКЫЙПОВ

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: