Хезмәт

Сыный да, сыный табигать яки игенчеләребез өчен бу ел нинди булды

Әле Яңа елга шактый ерак булса да, авыл хезмәтчәннәре инде берьеллык эшчәнлекләренә йомгак ясый. Үткән көздән башланып, бу көзгә кадәр дәвам иткән тынгысыз, авыр хезмәт, мәшәкать-борчулар тулы тагын бер ел артта калды. Анысы, авыл хуҗалыгында бер ел икенчесенә бөтенләй охшамый, барыбер нәрсәсе белән булса да аерыла. Бик уңышлы дигәне дә...

Фәрит Гыйрфанов - Тимирязев исемендәге хуҗалык рәисе:
- Авыл хуҗалыгында беркайчан да җиңел булмаган һәм әле дә, елдан- ел авырлаша гына бара. Бер караганда, соңгы елларда күптөрле программалар барлыкка килде. Юк-юк дисәк тә, хөкүмәт авыл хуҗалыгына, башта - игенчелеккә, соңгы вакытта терлекчелеккә дә игътибар-ярдәмне арттырды. Әлеге махсус программаларга катнаша алганнарга техникалар алуда, фермаларны яңарту буенча күп уңайлыклар бар. Соңгы елда без дә, дуңгыз фермасын үзгәртеп корып, 200 баш сыер кертеп бастыра алдык. Мондый ярдәмнәр бик кирәкле һәм вакытлы. Тик бүген авыл хуҗалыгында кадрлар мәсьәләсе бик кискенләште. Яшьләр килми, эшләүчеләр кими... Өстәвенә, энергия ресурсларына, ягулыкка, запас частьларга бәяләр һич тә кимеми, гел артуда. Ә без җитештергән продукциягә бәяләр шул ун-унбиш ел элекке дәрәҗәдә тик тора. Менә шушы шартларда гел булганы белән яшәргә, эшләргә кирәк. Стимулны, омтылышны каян табарга соң? Әле бит табигать шартларын да онытып булмый. Менә быел, бер караганда, әйбәт кенә уңыш үстердек: безнең шартларда гектардан уртача 31 центнер уңыш алу начар да түгел кебек. Ә безгә тер-лекчелекне үзебез теләгән кадәр үстерү өчен бу санның 39-40 центнер булуы кирәк. Кызганычка, бөтен көчне шушы максатка тупласак та, хезмәтебезнең әҗерен тулысынча күрә алмадык, өметләр акланмады.
Рамил Мөхәммәтгалиев - Тукай исемендәге хуҗалык рәисе:
- Бу минем, рәис бу-ларак, авыл хуҗалыгында беренче елым. Шуңа күрә зурдан кубып сөйли, мактана алмыйм - дөрес тә булмас иде. Әмма кешеләр белән, белгечләр белән уртак тел табып, аңлашып эшләп китә алдык, шунысына сөенәм. Район җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре-җитәкчеләре дә гел ярдәм итеп, киңәшләр биреп торды. Ел да начар килде дип әйтә алмыйм, уңыш та начар булмады. Хуҗалык терлекләренә җитәрлек азык туплый алдык, авыл халкына, пен-сионерларга да кирәк кадәр бирдек.
Рафис Солтанов - «Бөрбаш» хуҗалыгы рәисе:
- 2014 ел безнең өчен гадәти ел булмады. 27 ел рәис булып эшләү чорында, егерме җиде елы егерме җиде төрле булса да, бу ел иң авырлар рәтендә. Ел буена бездә 128мм яңгыр яуды, аның да 68мм-ы 14 июньдә... Нәтиҗәдә, гадәтләнгән, теләгән уңышны ала алмадык. Юкса, үзебездән торганның барысын да тиешенчә эшләдек: бөтен төр технологияне вакытында үтәдек, ашламаны да аз кертмәдек... Алан зонасында хәл бигрәк тә катлаулы булды, чәчүлекләр тишелә алмый тилмерде, фәкать 14 июньдәге яңгырдан соң гына тишелделәр. Шулай да үзебезгә җитәрлек барлык төр азыкны туплый алдык, халыкка да бирдек. Әмма без бит мул уңыш алып, күп запас белән яшәп, көн күрергә күнеккән. Шуңа да күңелдә канәгатьлек хисе юк. Киләсе елда барысы да әйбәт булсын инде.
Айнур Нотфуллин - «Татарстан» хуҗалыгы рәисе:
- Май ае бик куркытса да, аннан соңгы чорда - бик кирәкле һәм вакытында яуган яңгырлар игеннәр уңышына бик әйбәт йогынты ясады. Куйган хезмәтебез, тырышлыгыбыз җилгә очмады. Соңгы еллар өчен шактый югары уңыш җыеп ала алдык. Алдагы елга караганда бермә-бер диярлек: тулай җыем 5500 тонна урынына 9600 тонна булды. Терлекләрнең баш санын да арттыра алдык, үткән ел 2200 мөгезле эре терлек булса, бүген 2460 баш мөгезле эре терлек бар. Сөтчелектә да үсеш сизелерлек. Тугыз айда һәр сыердан уртача 1500 килограмм сөт артык савылды. Бу уңышларда, әйткәнемчә, табигать шартлары да зур роль уйнады, белгечләребез, игенче-механизаторларыбызның да, терлекчеләребезнең дә фидакарь хезмәте, өлеше саллы булды. Әле менә быелгы көзләр дә, бик матур, бик уңышлы килеп, күңелдә зур өметләр уятты... Бездә халык бик тырыш, эшчән бит, уңайлы шартлар, мөмкинлекләр булса, көнне төнгә ялгап эшләргә, матур нәтиҗәләр күрсәтергә сәләтле.
Булат Зыятдинов - «Игенче» хуҗалыгы рәисе:
- Әйбәт ел булды дип языгыз. (Матур нәтиҗәләре, күрсәтерлек эшләре булса да, Булат Бакиевич шушы бер җөмлә белән чикләнде. Бер караганда, үз эченә һәммәсен дә сыйдыра кебек бу җөмлә. Без исә аны җитәкченең тыйнаклыгы, «күп эшлә, аз сөйлә» принцибы нәтиҗәсе дип кабул иттек - ред.)
Фердинанд Хәйруллин - «Кызыл юл» хуҗалыгы рәисе:
- Безнең өчен начар ел булды дип әйтерлек сәбәпләр юк. Моңа шөкер итәргә һәм сөенергә кирәктер. Һава шартлары ярдәмгә килсә, авыл кешесе-белгече эшли бит инде ул. Булсын дип тырыша. Менә шул тырышлыкның нәтиҗәсе булганда гына тагын да әйбәтрәк эшлисе килә. Быелгы нәтиҗәләр шул ягы белән дә кадерле. Үткән ел белән чагыштырганда игенчелектә дә, терлекчелектә дә бердәй үсешкә ирешә алдык. Тулай ашлык җыемы 51 мең центнердан 81 мең 500 центнерга, сөт җитештерү 23 мең центнердан 29 меңгә, ит җитештерү 1447 центнердан 2055 центнерга үсте. Аларга бәрабәр рәвештә уртача хезмәт хакы да 12301 сумнан 16898 сум булды. Безнең иң зур байлыгыбыз кешеләр дип кабатларга яратабыз, хуҗалыкта кеше саны да кимемәде, моны-сына да сөенәбез. Быел яңа техникалар алу, төзелеш буенча әлегә алдагы елны куып җитә алмасак та, бу максатларга - яңа техникалар сатып алуга - 13, төзелешләргә 7 миллион сумнан артык акча бүлә алдык.
Хәмит Баязитов - «Арбор» хуҗалыгы рәисе:
- Гомумән алганда начар ел булды дип әйтә алмыйм. Үткән елга ка-раганда әйбәтрәк булды. Дөрес, терлек азыгы культураларына, бигрәк тә кукурузга һава шартлары килешмәде. Үзебездән торганны эшләсәк тә, планлаштырылган кадәр уңышны алып бетерә алмадык. Барыбер начар булды димәс идем. Үзебезгә кирәк кадәр терлек азыгы тупладык, авыл халкына кирәк кадәр бирә алдык. Ә бездә терлекне элек-электән бик күп асрыйлар. Беркем дә читтән печән-салам-ашлык эзләп йөрмәде. Соңгы вакытта елларның төрлесен күргәнгә, булганына шөкер итәргә дә кирәктер.
Фирдәүс Ситдыйков - «Сосна» хуҗалыгы рәисе:
- Беренче елын гына эшли диптер инде, табигать шактый мәрхәмәтле булды безгә. Бигрәк тә игенчелек өчен уңышлы булды. «Татарстан»нан кала иң күп уңыш бездә
- 92 мең центнер тулай җыем булды. 1997нче елдан бирле мондый уңыш булганы юк иде. Ул чакта тулай җыем 100 мең центнердан артып киткән иде. Ә менә терлекчелек белән мактана алмыйбыз әле. Эшләргә дә эшләргә инде.
Илһам Шакиров - «Смәел» хуҗалыгы рәисе:
- Соңгы дүрт елны анализлап карасаң, бу ел арада иң уңышлысы булды. Бөртекле һәм кузак- лыларның тулай җыемы үткән елгыдан бермә-бер күп, сөтчелектә дә үсеш бар. Бәрәңге генә өметләрне акламады, юкса, үткән ел уңыш бер дигән булган иде - яз көне дә әле килограммын унбиш сумнан шактый бәрәңге саттык. Быел без үстерә торган сортларга һава шартлары килешеп бетмәде. Нишләтәсең, авыл хуҗалыгы шундый үзгә бер юнәлеш бит инде. Монда һәрнәрсә үзара бәйләнгән һәм бер генә «чылбыр»да өзеклек килеп чыкса да, бөтен хезмәтең нәтиҗәсез калырга мөмкин. Менә быел көзне бик сөенеп, өметләнеп күзәтәбез: шулкадәр уңышлы килде бит! Теләгән бөтен эшне теләгәнчә эшләргә мөмкинлек бирде. Мондый көзләр дә бик сирәк була. Дәвамы да шулай булсын, киләсе елда барыбызның да барлык өметләре чынга ашсын иде инде.
Җавапларны Гөлсинә Гарипова язып алды.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: