Сыйфатны югалтмыйча
Тимерне кызуында сук, ди халык.
Әйе, авыл хуҗалыгы тармагында бүгенге көнүзәк мәсьәлә булып терлек азыгын тиз арада сыйфатын югалтмаган халәттә җыеп алу, базга салу бурычы тора. «Дуслык» игенчеләре дә бу эшне тиз тотарга тырышалар. Мәсәлән, җәмгыятьтә сенаж салу эше тиешле дәрәҗәдә оештырылганы күренә. Алар бүгенге көнгә траншеяларга 1180 тонна сенаж салырга өлгергәннәр дә инде. Бу күмәк эштә фидакарь хезмәт куючы хезмәтчәннәрне дә санап үтик әле: люцернаны уруда «Магдон» белән Сергей Апанов, ә «КПС» чапкычында Николай Камаевлар эшли. «Полесье» маркалы техникаларда Олег Яковлев, Виталий Игнатьев, Виталий Степановлар төяп торсалар, ә «КамАЗ» хуҗалары Владимир Макаров, Гадил Вафин, Алмаз Якупов, Шәүкәт Шәймөхәммәтов, Олег Николаев, Евгений Терентьев, «Т-150» тракторларында абыйле-энеле Юрий һәм Сергей Кузнецовлар, «МТЗ-1221»не иярләүче Петр Трофимовлар кырлардан сыйфатлы массаны ташып торалар. Базга кайткач та эш тукталмый - биредә «К-700»дә Николай Шадров, «ДТ-75» тракторында Геннадий Ефремов таптау эшен башкаралар.
«Яңа тормыш» кырларында да сенаж хәзерләү эше тулы куәткә бара. «Е-302» һәм «КПС-5Г» комбайннары ияләре Илшат Нәҗипов белән Мансур Мөдәрисов һәм «Магдон» агрегатында Айрат Гариповлар бүгенге көнгә 460 тонна печән урганнар. Әлеге массаның 91 тоннасы пленкага төрелгән. Ә төяүдә «Полесье»лар белән Мәсхүт Мөхәммәтгалиев, Газыймҗан Исмәгыйлов өлгерлек күрсәтсәләр, «КамАЗ» шоферлары Рәлиф Габделхаков, Радик Гарипов, Марат Сибәгатуллин, Дамир Закировларның да җитезлегенә чын мәгънәсендә сокланырлык. Конвейерны хәтерләткән әлеге хезмәт сенаж чокырында төгәлләнә: таптау эшендә Хәлим Каюмов («ДТ-75») белән Габделфәрт Абделхаков («К-701») тырышлык күрсәтә.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 09:21Бик тәмле «тишекле» коймаклар пешерү ысулы Гүзәл Мәрдановадан «тишекле» коймаклар рецепты белән бүлеште.4300
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.3700
-
1 март 2021 - 08:11Татарстанлылар урманда булган хәлләр турында «Берегите лес» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала Әлеге кушымта ярдәмендә Урман хуҗалыгы федераль диспетчерлык хезмәтенә шалтыратып кына калмыйча, фотосурәтне беркетеп һәм вакыйга урыны координаталарын күрсәтеп, хәбәр дә җибәрергә мөмкин.5100
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар23300
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.21800
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".84102
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика