Хезмәт

Табиблар киңәшә

2012 - район медицина хезмәткәрләре өчен уңышлы ел булды. «Сәламәтлек» милли проектының барлык юнәлешләре буенча да нәтиҗәле эш күрсәтелде. Республиканың 45 муниципаль районы арасында Балтач елны мактаулы икенче урын белән тәмамлады. Һәм бу безнең якташлар өчен яңалык түгел, сәламәтлек саклаучылар ел саен тотрыклы рәвештә алдынгы урыннарда киләләр.

Поликлиникада смена саен 25 төрле табиб белгечлеге буенча 300ләп кешене кабул итү мөмкинлеге бар. Стационарда берьюлы 134 кешене дәваларга була. Яңгулда амбулатория һәм авылларда 51 фельдшер-акушерлык пункты эшли. Быел поликлиниканың Нормадагы филиалы Кариле табиблык амбулаториясе итеп үзгәртелгән. Хастаханәдә көндез ятып дәвалану өчен 36 койка булдырылган. Һәм мөһиме: аларның барысы да табиблар (57 кеше) һәм урта медицина хезмәткәре (237) белән тәэмин ителгән. Узган ел хастаханәгә акушер-гинеколог белеме белән 2 кеше һәм 1 травматолог эшкә килгән. Бүген Казан дәүләт медицина университетында гына да дәвалау һәм балалар табибы факультетларында 30га якын якташыбыз укый. Димәк, киләчәктә дә безнең сәламәтлекне кайгыртучыларга кытлык булмас. Узган ел 12 табиб, 45 урта медицина персоналы сертификатлы-аттестация циклы буенча укуларда булган. Модернизация программасын үтәү юнәлешендә амбулатор медицина ярдәмен һәркем ала алырлык дәрәҗәгә күтәрү, стационарда дәвалау стандартларын үзләштерү, 14 яшьлек балаларны диспансеризацияләү буенча да актив эшлиләр. Медицина хезмәткәрләренең хезмәт хаклары арта. Узган ел табибларга уртача айга 27744 сум (2011нче елдагыдан 13 процентка күбрәк), урта медицина хезмәткәрләренә 14784 (үсеш 24 процент) сум түләнгән.
Кешеләр никадәр генә зарланмасын, медицина хезмәткәрләре аларның сәламәтлекләрен кайгыртуның һәртөрле юлларын эзлиләр, кулланалар. Поликлиниканың һәр табиб кабинетына шәһәрара челтәргә телефон тоташтырылган. Ул УЗИ, лаборатория, рентген кабинетларында да бар. Теге яки бу белгечкә күренү өчен өйдән шалтыратып кына да язылырга мөмкин. Моны интернет, үзегезнең фельдшерыгыз аша да эшли аласыз. 100 кешедән ким халкы булган авылларда 16 ишегалды хуҗалыклары оештырылган, араларыннан җаваплы кешеләр билгеләп өйрәткәннәр һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле әйберләр тутырылган сумкалар биргәннәр. Узган ел 2 санитар автомобиль кайтарылган,1се «ашыгыч ярдәм»гә бирелгән.
Җыелышта хәл итәсе проблемалар, медицина хезмәткәрләре адресына халыктан кергән шикаятьләр турында да сөйләштеләр. Операция блогындагы, реанимация палатасындагы җиһазларны яңартырга кирәк, УЗИ аппаратлары, эндоскоплар җитми, гематологик анализаторлар юк. Авыллардагы 10 фельдшер-акушерлык пунктына, Кариледә табиблык амбулаториясенә ремонт кирәк. 3 модульле фельдшер-акушерлык пункты төзүне, 2не яңа төзелә торган җәмәгать үзәкләренә урнаштыруны максат иткәннәр. Өлкән яшьтәгеләрне диспансеризацияләү буенча җаваплы эш тора.
Җыелышта хастаханәнең баш табибы Газинур Дәүлиев докладында, аннан соң сөйләгән табиблар Рәшит Шәфигуллин, Гөлнара Шәйхиева чыгышларында халыкка медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендәге менә шундый бик күп мәсьәләләр күтәрелде. Биредә РТ Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Адель Вафинның да катнашуы шәп булды. Ул райондашларыбызның эшләрен югары бәяләп, кайбер проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә ышандырды, киңәшләр бирде. Җыелыш рус телендә барды. Аны район башкарма комитетының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Вакыйф Зәкиевның үзебезнең саф туган телебездә йомгаклап куюы монда утыручы бик күпләрнең күңеленә хуш килде. Аның фикер-тәкъдимнәре дә эшлекле булды, «эшегезне күрше районнар белән чагыштырып күрсәтү җитми, халык якын-тирә районнардагы сәламәтлеккә кагылышлы эшләрне дә белеп торырга тиеш», диде. Җыелышка район социаль яклау бүлегеннән дә кеше чакырганнар. Булып үткән инвалидлар җыелышында сәламәтлек саклаучылар адресына бик күп сораулар булган иде. Менә бу җыелыш шуларны тагын бер күтәрү өчен әйбәт форсат иде дә, ләкин социаль яклау бүлегеннән килгән вәкил эндәшмәде, форсатны кулдан ычкындырды.
Рәсемдә: җыелыштан күренеш.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: