Хезмәт

Татарстан мөфтие Камил Хәзрәт Сәмигуллин барлык мөселманнарны Мәүлид бәйрәме белән котлый

"Әссәламегаләйкем вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү! Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык мөселманнарны Мәүлид бәйрәме белән ихластан котлыйм!

Мәүлид ислам динен кыйммәтләгән, зурлаган кичәләрнең берсе. Чөнки бу кичәдә бөтен кешелек дөньясына соңгы пәйгамбәр буларак җибәрелгән Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Пәйгамбәребезнең туган вакыты миляди исәпнең 571 елына туры килә, рәбигыләүвәл аеның 11-12нче көннәре арасындагы кичә дип исәпләнелә.
Сөекле Пәйгамбәребез кешеләрнең иң юмарты, иң күркәм холыклысы, иң сабыры һәм иң мәгърифәтлесе булган һәм ул бар кешелек дөньясына Коръән нурын, ислам әхлагын җиткергән. Аллаһы Тәгалә Изге китапны Пәйгамбәребезгә иңдереп, аны олылаган һәм боерган: "Ий Мөхәммәд! Кешеләргә Аллаһның юмартлыгы вә рәхмәте илә иңдерелгән Коръән белән сөйлә һәм аларны Коръән белән гамәл кылырга өндә!" ("Юныс"сүрәсе, 58 аять).
Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең игелекле үгет-нәсихәтләре, хәдисләре Раббыбыз кушканча яшәргә, мәрхәмәтле булырга өйрәтә, туры юлдан барырга ярдәм итә. Аллаһы Тәгаләнең Мөхәммәд Пәйгамбәрне Рәсүл итеп җибәрүе - безгә күрсәткән бик зур рәхим-шәфкате.
Аллаһ Рәсүле бар галәмгә рәхмәт буларак җибәрелгән. Коръәндә "Әнбия" сүрәсенең 107нче аятендә бу хакта: "(Ий, Мөхәммәд!) без сине бары тик рәхмәт билгесе итеп галәмдәге халыкларга күндердек", - дип әйтелә.
Мәүлид - Аллаһ Рәсүле дөньяга килүгә ихлас күңелдән шатлануны белдерә торган вакыт. Бу кичәдә сәдакаләр бирү, догалар кылу, салаватлар әйтү саваплы гамәлләрдән санала. "Мәүлидне олылаган һәр кеше ислам диненең җанлануына ярдәм итә", - дип әйткән дин белгечләре.
Барчабызга да Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең рәхим-шәфкате язсын! Өммәтебезгә Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең сөннәтенә ияргән хәлдә яшәргә насыйп итсә иде! Амин", - диелә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин котлавында.
Чыганак: "Шәһри Казан"
Фото: tatar-centr

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 20 января 2018 в 16:17
    Бертуган Әхмәдиевлар призына көрәш ярышлары ачылу тантанасыннан
  • Балтачтагы "Дулкын" бассейны
  • Республиканың "Наз" хәйрия фонды Балтачның бертөркем баласына "Яңа ел тамашасы" бүләк итте
  • Балтачта җитәкчеләр ярышты
  • Район башлыгы Рамил Нотфуллин призына үткән көрәш ярышлары (1көн)
  • Норма урта мәктәбенең 100 еллык юбилей кичәсе
  • Балтач районында ЗАГС хезмәткәрләре хөрмәтләнде
  • Балтачта "Төнге чаңгы юллары" яңа сезонын ачты
  • 9 декабрьдә башкалада узган авыл хуҗалыгы ярминкәсеннән фоторепортаж
  • Районда терлекчелек өлкәсендә 11 айлык эш нәтиҗәләренә йомгак районнныӊ «Уӊыш» хуҗалыгында ясалды
  • Балтачның “Ватан сакчылары” һәйкәлендә тагын бер флаг күтәрелде
  • Балтач балалары коррупциягә кршы көрәшә
  • Нылкышно-анай куинь полэс дано
  • "Хезмәт"сез яшәп булмый ди карилелеләр
  • Балтачта Мәүлидкә Пәйгамбәрнең чәч бөртеген алып кайтканнар (+фоторепортаж)
  • Каратэ-кекусинкай соңгы елларда районыбызда зур популярлык казана (+фоторепортаж)
  • "Мудорвай" республиканской конкурс ортчиз
  • "Татарстан" хуҗалыгында районда сөт җитештерү турында җитди сөйләшү булды (+фоторепортаж)
  • “Салават күпере” балалары әниләрен бәйрәм белән котлаган
  • Балтачта Әниләр көне уңаеннан, “Ак чәчәкләр сезгә, ак җаннар” дип исемләнгән бәйрәм оештырылды
  • Балтачлылар ярминкәсе республикада югары бәяләнә (+фоторепортаж)
  • Римма Ратникова Балтачта "Бердәм Россия" сәяси партиясенең конференциясендә катнашты
  • Тимирязев исемендәге җәмгыять призына татарча көрәш ярышларыннан фоторепортаж
  • "Сельхозтехника" призына узган волейбол ярышлыры
  • "Чираттагы ярминкәгез дә, яхшы оештырылган" дип бәя бирделәр казанлылар
  • Крокодилның теше сызласа, нишләргә? яки тәрбиячеләр бала сәламәтлеге турында сөйләшә (+фоторепортаж)
  • Балтачта "Ат ил күрке" бәйрәм тамашасы узды.
  • 9 май - парад