Хезмәт

Таза чаклар бар иде

Туксан яшен кемдер йөгерә-йөгерә чәйләр куеп, кемдер сәламәтлеге тәмам бетеп урын өстендә каршылый. Нөнәгәр авылында гомер кичерүче Якуб ага Әшрәпов та картлык көннәрендә дә җир җимертеп эшләп йөргән кеше. Урын өстендә калуына инде менә биш ел. Карт кеше тыңлый мени ул, җитәр инде, бернәрсә дә эшләмә, ял ит дисәң, ачулары...

Реклама

Якуб абый тумышы белән Нөнәгәрнеке. Шушында үскән, белем алган кеше. Колхозлар оешкач, оештыра, турысын әйтә белү сәләтен күреп, аны ферма мөдире итеп куялар. «Үз эшен җиренә җиткереп кенә калмыйча, кешеләрне эшләтә белде, тәнкыйтьтән беркайчан да курыкмады», ди аның турында ул елларның җитәкче постларында эшләгән Наил ага Салихов. 1941нче елда авылдашлары белән бергә сугышка китә. Җиңү яулап, Германия каласы Берлинга кадәр җитә. Өч мәртәбә яралана, өч очракта да дошман ядрәсе йөрәк ягына эләгә. Сугыштан ук 2 Кызыл Йолдыз ордены белән кайткан кеше ул, ди улы Җәвит әтисе хакында. Моңа өстәп өч дәрәҗә Ватан сугышы ордены да бар. Һәр шәһәрне фашистлардан азат иткән өчен бирелгән медальләре бихисап. Сугыштан соң да илебезне саклаучы буларак алган медальләре бик күп. Дөньялар тынычлангач, авылына кайтып, авылдашы Фәхерниса белән гаилә корып җибәрә. Бер кыз, өч малай үстерәләр. Кызлары Сәлимә Балтач бистәсендә яши. Фәрит «Кызыл юл» җәмгыятендә тракторчы, гаиләсе белән төп нигездән ерак түгел генә яши. Җәвите төп йортта. Равит Чаллы каласында, «КамАЗ» заводында эшли. Якуб абый гомере буе хезмәт белән яшәгән кеше. Колхозда төзелеш эшләрен башкарган. Юкка гына мактаулы колхозчы исемен йөртми ул. Эшеннән кайтуга балта эшенә тотынган. Чаналар, тәрәзә йөзлекләре ясаган. Әле дә Нөнәгәрдәге өйләрнең күбесен аның хезмәт җимешләре бизәп тора. Моннан тыш ул сандыклар, шкафлар да ясый. Итек басарга да өйрәнә. Аяктан егылганчы, сугыш ветераны буларак үзенә бирелгән мотоциклы белән җәй буе йорт малларына печән, кош-кортларга кычыткан чабып ташый иде, ди балалары. Руль артына утырмаган, дәүләт биргән «ОКА» машинасын да алдыртмаган, сәвитне алдый алмассыз, йөрмәгез артыннан, дигән.
Заманында авылларда сирәк була торган такта яру станогы да шушы Якуб абыйда була, гозер белән килгән бер генә авылдашын да кире бормый ул. Балалары да, авыл халкы да аны чын кеше ул, дип мактый. Агач белән эшләү осталыгы улы Җәвит Әшрәповка да күчкән, бүгенге көндә ул районда «Нөнәгәр Җәвит» бригадасы дип танылып килә. Килене Альмира Нөнәгәр мәктәбендә китапханәче, үз җирлегендә оештырылган бик күп спектакльләрдә баш рольләрне башкаручы, мәдәни чараларда актив катнашучы ханым. Бүгенге көндә Якуб абыйның тугыз оныгы, дүрт оныкчыгы бар. Фәхернисасы гына үзе белән тигезлектә яши алмый, мәрхүмә була.
Якуб аганы олуг юбилее белән котларга һәм Рәсәй Президентыннан котлау хатын тапшырырга районның социаль яклау бүлегеннән, авыл җирлегеннән, «Кызыл юл» җәмгыятеннән, авыл ветераннар советыннан җитәкчеләр, вәкилләр килгән иде. Алар ветеранны бүләкләргә күмде, ныклы сәламәтлек, исәнлек-саулык теләде.
Әгәр сөйләшә алса, Якуб абый безгә үткәндәге бик күп кызыклы вакыйгалар турында сөйләр иде. Ә шулай да, бүләкләү вакытында мин Якуб абыйның күзләрендә кайнар яшьләр белән бергә рәхмәт чаткылары күрдем һәм карашыннан, тыныч дөньяларның кадерен белегез, хезмәт сөегез, тату яшәгез, дигән ихлас теләкләр укыдым.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: