Тәбрикләү сүзе
Кадерле райондашлар! Ватан-Ана алдында хәрби бурычларын намус белән үтәгән Бөек Ватан сугышы ветераннары, әфганчы-интернационалистларыбыз, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ир-егетләребез, ил сагында уяу торган патриотларыбыз һәм дә хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итүчеләр! Һәммәгезне дә 23нче февраль - Ватанны саклаучылар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм, гаиләләрегезгә иминлек, тормышыгызга бәрәкәт телим.
Туган ил, Ватан-Ана төшенчәсе үзенең әһәмиятен һичкайчан җуймый. Тарихи вакыйгаларга күз салган саен без моңа кат-кат инанабыз. Ата-бабаларыбызның соңгы тамчы каны Ватан өчен тамган, киләчәк буыннарның иминлеге, бәйсезлеге хакына үз-үзләрен аямыйча көрәшкән буын алар. Шуңа күрә, хәзерге яшьләр илебез азатлыгы өчен көрәшкән, Ватанны саклаган һәм бүгенге көндә армиядә изге бурычын үтәүче егетләргә хөрмәт белән карарга тиеш. Туган илебезгә карата булган патриотик хисләрне һәрбер яшь кешенең күңеленә сабый чактан ук сеңдерергә кирәк.
Хөрмәтле райондашлар! Янәдән барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм. Матбугат чаралары аша чит илләрдәге хәрби бәрелешләрне ишетеп-белеп торабыз, безнең илебезне андый вәхшәтләр читләтеп узсын иде. Дус, тату халык булып, ил-көннәребезнең иминлеген саклап, Рәсәй Кораллы Көчләрен районыбызның кыю, батыр, патриотик егетләре белән баетып, куанычлы көннәрдә балалар үстереп, өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтеп, таза-сау яшәргә язсын.
Бәйрәмнәр котлы булсын!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 22:11Йөрәкме, әллә остеохондрозмы: ничек аерырга? Умыртка гына чыдасын! Нинди генә эш башкарсак та бөтен авырлык гәүдәнең нәкъ менә шушы өлешенә төшә. Шуңа булса кирәк, умыртка баганасы белән бәйле авырулар саны елдан-ел арта бара.4701
-
23 май 2022 - 21:21«Халык күбрәк ике төс кергән тәрәзә йөзлекләрен ярата» , ди райондашыбыз Ранил Кариле авылында яшәүче Ранил Гарифуллин тәрәзә йөзлекләре, почта әрҗәсе, капка бизәкләре ясый. Бу эшкә ул студент вакытында акча эшләү теләге белән генә тотынган булган.6501
-
23 май 2022 - 20:11Балтач биючеләре "Шома бас"тан җиңү белән кайтты (+фото) Мари-Иле Республикасында узучы «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурсында балтачлылар ел да катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешәләр.7000
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар31900
-
21 май 2022 - 21:41Туй алдыннан хыянәт итте Туй көне билгеләнгән иде инде. Зурдан кубып туйга әзерләнеп йөргәндә, яраткан кешемнең хыянәт итүен белдем. Бу хәл аяз көнне яшен суккандай булды.70201
-
21 май 2022 - 18:41Гармун моңы безне берләштерә Бүгеннән газетабыз битләрендә яңа «Милли моңнар» дип аталучы яңа проект чыга башлаячак һәм ул гармунчы, баянчы, тальянчы, хромкада уйнаучыларга, әлеге уен коралларын төзекләндерүчеләргә, инде исемнәре тарихка гына кереп калган райондашларыбызга багышланачак. Шулай ук төрле конкурс һәм бәйгеләргә дә бай булачак.48901
-
22 май 2022 - 18:41Иске сабын кисәкләрен ташламагыз! Дуслар, иске сабын кисәкләрен ташларга ашыкмагыз. Ни өчен икәнен түбәндәге язманы укыгач белерсез.41501
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика