Тиздән Сабантуйлары!
Халкыбызның йөзек кашы булган милли бәйрәмебез Сабантуйлары якынлаша.
ТР Президенты карары нигезендә, 10-12нче июнь - ял көннәре дип игълан ителде. Шул уңайдан, авылларда һәм район үзәкләрендә язгы сабан эшләре төгәлләнүне бәйрәм итәчәкләр. Хөрмәтле райондашлар, озак вакыт калмады, санаулы көннәр тиз уза - бәйрәмнәрне һәм кунакларны ачык йөз һәм әйләнә-тирәбезне чистартып каршы алыйк! Йорт хуҗасының кемлеге аның капка төбеннән күренә. Шуңа күрә өй, каралты-кура яннарын җыештырыйк, капка төпләрен, урамнарны тәртипкә китерик, капка-коймаларны буйыйк. Бүгенге көндә авыл җирлекләрендә Сабантуй буласы мәйданнарны чистарту, юлларны, күпер-басмаларны төзекләндерү, юл билгеләрен тәртипкә китерү кебек эшләр башлангыч алды инде. Әлеге эшләр бәйрәмнәребезнең йөзен тагын да күркәм итәчәк.
Быел район үзәгендәге Сабан туена килгәндә, ул 11нче июнь - дүшәмбе көнне булачак. Районыбыз халкы һәм кайткан кунаклар, сезне барыгызны да бу көнне Шушма елгасы буена үзәк Сабан туе мәйданына дәшәбез! Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев