Торак программалары
Соңгы чорда безнең районда торак шартларын яхшыртырга теләк белдереп, социаль ипотека кысаларында 8 гаиләдән гаризалар кабул ителгән. Бу гаризаларга нигезләнеп, аларга йорт салу максатыннан, Дәүләт торак фондына (ДТФ) йортлар салу өчен бистәнең Кол Шәриф урамында җир бирелде.
«Әлеге программа районда 2005нче елдан эшләп килә, аның буенча бүгенге көнгә 8 гаилә торак шартларын яхшыртты. «Социаль ипотека» программасы, нигездә, бюджет өлкәсендә хезмәт куючыларга кагыла. Район башкарма комитеты тарафыннан, хәзерге вакытта «Социаль ипотека» программасы буенча 2012-2013нче елларга шәхси йортлар төзүне ДТФның финанслау планына кертү буенча эш алып барыла. Гаилә әлеге программага яшәү урыны буенча гына гариза тәкъдим итә ала. Дәүләтнең бу программасы бигрәк тә яшь гаиләләр өчен әһәмиятле. Программаның төп өч шарты бар, искәртеп үтәбез: әгәр торак яшәргә яраксыз яки яшәү мәйданы бер кешегә 18 кв. метр мәйданнан ким булса; эшкә яраклы гаилә әгъзаларының эш урыннары булу шарт һәм аның берсе бюджет өлкәсендә эшләве кулай; гаиләнең айлык кереме айлык чыгымнарны капларлык һәм торак өчен түләп барырга җитәргә тиеш», дип белдерде бүлекнең әйдәп баручы белгече Гөлнара Әхмәдиева.
Шулай ук тагын районда «Авыл кредиты» («Кредиты села») дип аталучы программаның эшчәнлеген дә бәян итеп үтик. «Авыл кредиты» программасы буенча 22 гаиләгә 10 миллион сумлык акча бүленеп, финанслау мәсьәләләре башланды. Бүгенге көндә дә гаризалар кабул ителә.
Халыктан, бигрәк тә яшь гаиләләрдән кергән күпсанлы сорауларга нигезләнеп, шуны әйтеп үтәсе килә: алар, нигездә, район үзәгендә күп фатирлы йортлар төзелсен иде, дигән теләк белдерәләр. Ләкин бу мәсьәлә әлегә ачык кала.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 22:11Коронавирус белән авырган балаларда сәламәтлекләренә бәйле проблемалар тапканнар Алар күбесенчә йокысызлык, күкрәк кысу, борын тыгылу, мускул һәм буыннар авыртуга зарланган.7600
-
25 февраль 2021 - 21:21Балтачта картинг ярышлары узачак. Кайчан? 28 февраль көнне Ватанны саклаучылар көненә багышлынган картинг ярышлыры уздырыла.6301
-
25 февраль 2021 - 20:11Һава температурасы һәм кан басымы: алар ничек бәйләнгән? Һава торышының кинәт үзгәрүенең сәламәтлеккә йогынтысы бар, ди табиблар.11201
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.6600
-
20 февраль 2021 - 08:25Газетаның 6нчы санында (19 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар42400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!69901
-
24 февраль 2021 - 10:46Татарстанда дүрт кеше һәлак булган урыннан видео барлыкка килде 23 нче февраль көнне көндез республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды.68900
-
24 февраль 2021 - 12:11Экскаваторчы өйдә хатынына бала табышкан Күз алдына китерегез, хатыны ваннада утыра, ире ашыгыч ярдәм чакырта. Нәтиҗәдә, табиблар иргә инструкцияләр бирергә генә өлгерә.58501
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика