Хезмәт

Төпчек харап иткән

8 гыйнвар көнне сәгать кичке дүртенче яртылар тирәсендә Балтач бистәсенең Һади Такташ урамында урнашкан 5нче «а» йортында янгын чыкты.

Реклама

Нәтиҗәдә, хуҗалыкның мунчасы, сарае, гаражы яраксыз хәлгә килде. Һәм - 59 яшьлек Рафаэль Әүхәдиев эчкән килеш йоклаган җирендә - мунчада янып үлде. Өйдәгеләре һәм күршеләре сүзенә караганда, соңгы вакытта мәрхүм беркайда да эшләмәгән, аек вакыты сирәк булган, полициядә исәптә торган. Эчсә, кайда туры килә, шунда тәмәке тарткан, гел мунчада йоклаган, төнне дә шунда кунган. Янгын чыгуга да нәкъ менә сүндерелмәгән тәмәке төпчеге сәбәпче дип табылган.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: