Хезмәт

Маневрлар ясап

30нчы июльдә төштән соң: - Суктырырга чыкмадылармы. Фотоаппаратны алып килеп җитәм, - дип шалтыраттым Тимирязев исемендәге хуҗалыкта комбайннар эшенә җаваплы итеп билгеләнгән Наил Мәрдәновка. - Норма авылы өстендәге басуда арыш суктырабыз. Хәзер килсәң килеп каласың. Бөрбаш ягыннан кап-кара болыт чыкты, - диде ул шөбһәләнеп. Мин җыенып чыкканчы орган яңгыр. Шулай...

30нчы июльдә төштән соң:

- Суктырырга чыкмадылармы. Фотоаппаратны алып килеп җитәм, - дип шалтыраттым Тимирязев исемендәге хуҗалыкта комбайннар эшенә җаваплы итеп билгеләнгән Наил Мәрдәновка.

- Норма авылы өстендәге басуда арыш суктырабыз. Хәзер килсәң килеп каласың. Бөрбаш ягыннан кап-кара болыт чыкты, - диде ул шөбһәләнеп. Мин җыенып чыкканчы орган яңгыр. Шулай да 100 тонналап ашлык суктырып өлгергәннәр. Минем җыену да бушка китмәде. Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече, уракта сыйфат комиссиясе әгъзасы Мәсхүт Гарипов килеп:

- «Игенче»дә барлык комбайннар да арыш суктырырга чыккан, - дип шунда алып китте. Машинада диктофонын тотып «Кайтаваз»дан Илзирә Гыймадиева да утыра иде. Без барып җиткәнче анда да яңгыр явып киткән. Чирек гасырдан артык эшләү чорында инде районның барлык басуларын биш бармагыдай белеп бетергән Мәсхүтнең дә машинасы Арбашны чыккач борылышта кереп батты. Басуда прессланган саламнарны төяп озатып торучы Булат Әхмәтшин «КУН» агрегаты тагылган тракторы белән килеп җитте. Зарланмый-нитми машинаны тарттырып авыл эченә чыгарып куйды. Авылга ферма янына кайтарылган рулоннарны тәртипләп өяргә кайткан икән. Комбайннар янына хуҗалыкның баш агрономы Рафил Закиров үзенең «Вездеход» машинасында алып китте. 195 гектарлы арыш басуына килеп җиттек. 9 комбайн элекке көнне кичтән чыгып, яңгырга кадәр басуның яртысы чамасында ашлыкны җыеп өлгергәннәр. Ындырга 200 тоннадан артык ашлык озатканнар. Кәефләре күтәренке. Агроном машинасында кичке ашауны да китергәннәр иде үзләренә. Пешекче Дамира Максимова тәмле аш белән сыйлады. Янгын сүндерү машинасы да комбайннар белән йөри. Ашлары тәмле дип пешекчеләр Лилия Әхмәтгалиева, Розалия Сафинаны да бик хөрмәтлиләр. Комбайнчылар бер басуда бергә, бер-берсенең эшенә контрольлек итеп эшлиләр. Монда сыйфат бозып, басуда ашлык калдырып булмый. Арада берсенең дә барлык комбайнчылар исеменә тап төшерәсе килми. Мәсхүт Әхмәтшин, Рәҗәп Фәткрахмановны үзләре өлкән комбайнчылар итеп билгеләгәннәр. ЖРБ-4,2 ургычы белән «СК-5» комбайннарында эшләүче Рамил Билалов, Илһам Абдрахманов уракның беренче көннәрендә үк инде 20шәр мең сумга якын акча эшләп өлгергәннәр. «Дон» комбайнчысы Ришат Ибраһимов 29 июльгә чыгарылган бюллетеньдә көнлек 1996 сум акча эшләгән дип күрсәтелгән. «Полесье»ларда эшләүче Аяз Әхмәтгалиев, Рафис Сәмигуллин да хезмәттәшләреннән калышмыйлар. Механизатор Мансур Вәлиуллин, Әнис Фазылҗанов та иске «СК-5» комбайннары белән уракның уңышлы баруына ярдәм итәләр.

Реклама

Комбайнчылар ашаган арада агроном белән бу басудан бер-ике чакрым гына ераклыктагы икенче басуга киттек. Аз гына баруга тәгәрмәч астыннан тузан чыга башлады. Агроном 135 гектарлы шушы басуга килегез дип өлкән комбайнчыга шалтыратты. Кире кайтканда комбайннар тезелешеп юлга чыкканнар иде инде. Сәгать кичке 5 тулганда гына башлап та тагын 200 тоннага якын ашлык кайтарганнар. Шулай, яңгырлар явып торганда маневр ясап, күчеп йөреп эшләү дә бик кирәк. «Аның безгә артык мәшәкате булса да түзәбез инде», - диләр шоферлар шаяртып. Чөнки калдырып китәсе басуда суктырылган ашлыкны күпме бар, ындырга кайтарып киләсе. Ләкин Алмаз Исмәгыйлев, Илнур Нәбиев, Юнысов һәм Билалов Наилләр, Айрат Ситдыйков зарлануны белми торган бик тырыш шоферлар, ашлыгы булса ташыйбыз дип торалар. 1000 тоннага якын кайтарганнар инде.

Комбайннар артыннан ук Фәргать Сәләхов, Рафис Хәкимов тракторларына тагылган пресслагычлар белән саламны рулоннарга төрәләр. Алар ферма яннарына кайтарып тау-тау өеп барыла. Игеннәрдән бушаган җир көзге чәчү өчен әзерләнә, туңга сөрелә. Механизатор Альберт Сабитов, Алмаз Ибраһимов, Габделбәр Вәлиев, Сәгыйтҗан Зарипов чәчү өчен җир хәзерләүдә, туңга сөрүдә игеннәрдән бушаган басуларны эшкәртеп җитешеп баралар. 1000 гектарга якын җир эшкәрткәннәр.

Кайтышлый ындырга да кердек. Ашлык көшелләре арта бара дип сөенә Карадугандагы амбар мөдире Рәшит Сәгъдиев. Киптерү, җилләтү агрегатлары эшләп тора. Эшче кулларга кытлык юк. Кенәбаштагы ындырда бу эшләр белән Зөфәр Абдуллин оста җитәкчелек итә. Орлыкчылык хуҗалыгы булгач, «Игенче»дә бу эшкә дә махсус агроном куелган. 4 гектарда югары сортлы көзге бодай чәчкән идек. Аны җыеп салдык, борчак орлыгы запаслап өлгердек, менә хәзер арышны әзерлибез, ди орлыкчылык буенча агроном Раил Сәгъдиев. Ул һәр ике бригадада көнгә әллә ничә була. Кенәбашта аңа эштә управляющий Рәмис Абдрахмановның да зур ярдәме тия. Гомумән, Рәмис хуҗалыклар берләштерелгәннән соң бу якта эшне бик әйбәт оештыра диләр.

Хәлил Нәкыйпов тексты һәм фотолары

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: