Уңыш орлыктан башлана
Бүгенге көндә район буенча 45 фермер хуҗалыгы иген үстерү белән шөгыльләнә. Аларда 2299 гектар сөрүлек җирләре бар. Бу райондагы сөрүлек җирләрнең 3,2 проценты дигән сүз. Димәк, аларның эш нәтиҗәләренә битараф калуы мөмкинлек түгел.
«Россельхознадзор» белгечләре тарафыннан, план буенча үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, югары репродукцияле перспектив сортлар белән бары - «Чулпан», «Гатауллин Р.Г.», «Гәрәев А.А.» һәм «Әхмәтханов М.Ф.» фермер хуҗалыклары гына эш итә. Аларда күпчелек чәчүлек орлыклары югары репродукцияле, вакытында чистартып, калибрлап, орлыкны чәчүгә алдан әзерләп куялар. Орлыкның сыйфатын аккредитация узган лабораториядә тикшертеп, тиешле нормада чәчәләр. Узган сезонда 43 фермерның бары 14е генә чәчүлек орлыкларны лабораториядә тикшертеп чәчкән. Димәк, калганнары сыйфаты билгесез орлыклар белән эш иткән. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының 2012нче елның 15нче августында чыккан 140/2-П номерлы боерыгы буенча, киләсе елга чәчүгә әзерләгән барлык орлыклар 15нче октябрьгә кадәр лаборатория анализы үтәргә тиеш иде. Ләкин бүгенге көнгә бары 8 фермер хуҗалыгы гына орлыкларын лабораториягә тикшерүгә китергән. Олы өйгә ни кирәк - кече өйгә шул кирәк, дигән мәкальне искә төшерү урынлы булыр. Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренә нинди таләп куелса, фермерлардан да шул ук сорала. Фермер хуҗалыкларының документлары да кирәкле дәрәҗәдә түгел. Аларны да тәртипкә китерү кирәк. Әгәр тикшерү вакытында кимчелекләр ачыкланса, фермер хуҗалыклары административ җаваплылыкка тартылачак.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 22:11Йөрәкме, әллә остеохондрозмы: ничек аерырга? Умыртка гына чыдасын! Нинди генә эш башкарсак та бөтен авырлык гәүдәнең нәкъ менә шушы өлешенә төшә. Шуңа булса кирәк, умыртка баганасы белән бәйле авырулар саны елдан-ел арта бара.5101
-
23 май 2022 - 21:21«Халык күбрәк ике төс кергән тәрәзә йөзлекләрен ярата» , ди райондашыбыз Ранил Кариле авылында яшәүче Ранил Гарифуллин тәрәзә йөзлекләре, почта әрҗәсе, капка бизәкләре ясый. Бу эшкә ул студент вакытында акча эшләү теләге белән генә тотынган булган.6601
-
23 май 2022 - 20:11Балтач биючеләре "Шома бас"тан җиңү белән кайтты (+фото) Мари-Иле Республикасында узучы «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурсында балтачлылар ел да катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешәләр.7100
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар32100
-
22 май 2022 - 18:41Иске сабын кисәкләрен ташламагыз! Дуслар, иске сабын кисәкләрен ташларга ашыкмагыз. Ни өчен икәнен түбәндәге язманы укыгач белерсез.41701
-
22 май 2022 - 15:41Плюсләре дә үзләренә, минуслары да Нөнәгәр авылында яшәүче Закировлар районыбызда иң тырыш гаиләләрнең берсе.39801
-
22 май 2022 - 12:41«Моны нәрсә белән тутырырбыз?» Кече Лызи авылында урнашкан «ФарМат» ширкәте турында районда күпләр ишетеп, аралашып та беләдер.36800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика