В.Н.Шевчук
Татарстан Республикасы журналистикасы гаять зур югалту кичерә. 12нче декабрь көнне танылган журналист, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директорының киңәшчесе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Владимир Николаевич Шевчукның йөрәге тибүдән туктады.
В.Н.Шевчук 1953нче елның 16нчы октябрендә Мурманск шәһәрендә туган. 1980нче елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. 1980-1983нче елларда «Заполярный труд» газетасы редакторының урынбасары булып эшли. Аннан соң аның бөтен тормыш юлы Татарстан белән бәйле. «Вечерняя Казань» газетасында бүлек мөдире, «Комсомолец Татарии» газетасында баш редактор, АПН-РИА «Новости»нең Идел буе бюросы мөдире, электрон газетасының баш редакторы буларак хезмәтен куя. 2008нче елдан «Татмедиа» АҖ генераль директоры киңәшчесе Владимир Николаевич гаять кешелекле, эчкерсез, якты күңелле, һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер торучы гаҗәеп кеше иде. Ул республиканың бик күп журналистларының дусты һәм остазы булды. Без, «Хезмәт»леләрне аеруча якын итте. Ул редакциябездә еш булып, төпле киңәшләрен бирде.
Журналистика өлкәсендәге хезмәтләре өчен Владимир Николаевичка күп күләмдә республика, Россия Федерациясе һәм Союз премияләре бирелде. Ул «ТРның Атказанган мәдәният хезмәткәре», АПНның Халыкара премиясе лауреаты, 5 медаль иясе.
Без, «Хезмәт»леләр Владимир Николаевичның якты образы алдында баш иеп, әнисенең, тормыш иптәшенең, балаларының һәм якыннарының авыр кайгыларын уртаклашып, аларга сабырлык һәм түземлелек телибез. Хуш, Владимир Николаевич, без Сезне онытмабыз.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 22:11Күз төбе ник кара яна? Күз төбе һәрвакыт каралып тора. Бу нилектән икән? Айгөл.12301
-
27 май 2022 - 21:21Райондашыбыз, җырчы Алсу Фазлыева нигә ябыкмый, сәбәбен әйтте Алсу Фазлыевадан социаль челтәрдә “ник ябыкмыйсың, Алсу?” дип сораганнар.28301
-
27 май 2022 - 20:11Бүгенге ярышның җиңүчеләре билгеле (+ фото) Алдан хәбәр иткәнебезчә, бүген “Труд” җәмгыяте базасында сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары ярышы үтте.34102
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
27 май 2022 - 09:45Газетаның 20нче санында (27 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар14601
-
25 май 2022 - 17:21Кәримә Мустаеваның концертына рәхим итегез! 26 май көнне Балтач мәдәният үзәгендә Кәримә Мустаеваның бушлай концерты булачак25100
-
26 май 2022 - 10:46Бәйрәм уңаеннан Балтач эшмәкәрләре район башлыгы Рамил Нотфуллин белән очрашты (+фото) Районыбызда кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр белән хакимият кулга- кул тотышып эшли.63302
-
26 май 2022 - 14:46«Җәйге җылыларны көтмәгез»: синоптик июнь белән июльнең нинди булачагын фаразлады Май аенда Татарстан территориясендә, шул исәптән башкалада, озакка сузылган салкыннар саклана. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сүзләренчә, быел Казанга климатик җәй килергә ашкынып тормый.44801
-
26 май 2022 - 17:21Район башлыгы кайсы эшмәкәрләрне котлады? (+фото) Бүген эшмәкәрләр көне билгеләп үтелә43501
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика