Хезмәт

Яңгыр яумыймы?

Тышта яңгыр яумыймы, иртәгә көн кояшлы буламы, җәй ничек киләчәк, корылык булмыймы?…

Мондый сорауларны без бер-беребезгә еш бирәбез. Чөнки бу кызыксыну безнең яшәешкә турыдан-туры кагыла. Элегрәк елларда табигатьнең нәрсә китерәчәген алдан белгән олы яшьтәге әбиләргә кызыксынып та, шикләнеп тә карый идек. Ә хәзер... Ә хәзер, иртәгә көн нинди булачак дигән сорауга, башлангыч мәктәп укучысыннан алып, хәрбер сораган кеше җавап эзләп, телефонын яисә ноутбугын «актара» башлый. Шактаебыз хәзерге заман җайланималарына бу жаваплар нәкъ менә гади белгечләр хезмәте буларак чагылыш табуын уйлап та карамыйбыз. Ә алар көне-төне эшлиләр. Сүз метеорологлар турында барганын аңлагансыздыр, шәт. Бүген аларның бәйрәме! Котлыйбыз!
Фото: http://stihi-dari.ru/pozdravleniya-meteorologam/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: