Хезмәт

Яклау табар җире бар

Күптән түгел район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре узган 2012нче елгы эшчәнлекләренә йомгак ясап, быелга - 2013нче елга бурычлар билгеләде. Бүлек бинасында үткән хисап җыелышында әлеге тармакның барлык хезмәткәрләре, бүлек белән тыгыз мөнәсәбәттә торучы органнар - районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В. Зәкиев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Г. Габдрахманова, район хастаханәсеннән, Пенсия...

Реклама

Биредә 3 учреждение һәм шуның берсе - «Наз» үзәгендә 3 бүлекчә эшләп, һәрберсенең дә җитәкчесе чыгыш ясап, башкарган хезмәтләренең әһәмиятлелегенә тукталдылар. Әйтик, Фатыйма Галимова җитәкләгән 13нче номерлы филиал федераль һәм республика законнарында каралган социаль чараларны халыкка тулысынча, адреслы җиткереп баруда максатларына ирешеп эшли. Азкеремле, күп балалы гаиләләрне, донорларны, бала тапкан, ләкин эш урыннары булмаганнарны яклауда һәм тагын бик күп социаль яклауга мохтаҗларның мәнфәгатьләрен кайгыртуда аларның өлешләре зур, чөнки бөтен төр субсидия, пособие, компенсация, ташлама диярлек алар аша исәпләнелеп, тиешле урыннарга җибәрелә. Тик менә үзләре генә яклау табалмаган, бүлектә 11 хезмәткәрнең 4се кыскартуга эләккән. Бу исә Вакыйф Мансуровичны битараф калдырмады, ул кыскартылучыларның язмышлары белән кызыксынды - берсе алдан ук эш табып куйды, калганнары хезмәт биржасына урнаштырылды дигән җавап яңгырады. Техник тернәкләндерү җайланмалары һәм шифаханәләргә юлламалар бирү юнәлешендә эшләүче белгеч Зилә Мөхәммәтҗанова инвалидларга бирелә торган култык таякларының, коляскаларның билгеле бер сроклары барлыгын әйтеп үтте, мәсәлән, култык таягының срогы 2 елга гына бирелә икән, яңасын алу өчен кабаттан гариза язарга кирәк. Белгеч әйтүенчә, бүгенге көндә 155 инвалид юллама алырга чират тора, ләкин юлламасы гына бик аз санда бирелә.
Бу уңайдан, табибә Роза Нотфуллина әлеге проблеманы хәл итеп булмастай мәсьәлә түгелдер, бары бу юнәлештә ныклап эшләп карарга кирәк дип саный.
Өйләргә барып, ялгызларга социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең 20 еллап тәҗрибәгә ия җитәкчесе Әнисә Хәйруллина белдерүенчә, районда 238 ялгыз кеше социаль карауга мохтаҗ - шуның 187се хатын-кызлар, 51е ир-атлар, дөресрәге, әби-бабалар. Әлеге бүлек ярдәме белән 61 кеше утын белән тәэмин ителгән, мунчадан кала, өйләрен утын ягып җылытучылар да бар әле.
Телсезләр белән дә аралашырга өйрәнәләр, бер хезмәткәрләре махсус шуның буенча укып йөри. Чепьядагы «Наз» тернәкләндерү үзәге мөдире Тәнзилә Зәкиева беррәттән үзләрендәге яңарышлар белән дә таныштырып үтте. «Уңайлы мохит» программасы буенча биредә инвалидлар өчен бик күп уңайлыклар тудырылган. Тагын 3-4 айдан «Наз» үзәгендә капиталь ремонт башланырга тора. 15 көнгә исәпләнелгән өстәмә 2 түләүле койка булдырылган, бәясе 9 мең 340 сум. Узган ел аларда нибары 2 кеше генә тернәкләнсә, быел исә чиратка язылучылар байтак. Хәзер бирегә эшкә яраклы инвалидларны алмыйлар.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегеннән Ләйлә Низамиева яшәү нормаларыннан читләшкән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның язмышлары белән даими танышып торуларын белдерде, шундый гаиләләрне хәлләр катлауланганчы ук ачыкларга иде дигән теләктә ул. Балтач, Кенә мәктәпләрендә тимурчылыкның гаять тә активлашуын бәяләп үтте. Гаилә һәм бала мәсьәләсенә килеп җиткәч, шушында ук мәктәп яшендәге кызларның йөккә узулары зур проблема булып килеп басты. Бүгенге көндә районда шундый бер очрак теркәлгән. Хәер, аңа карата бернинди дә чара күреп булмый һәм ярамый да, чөнки карынында бала йөртүче хатын-кыз - ул инде Ана буласы кеше, аны битәрләү, орышу сәламәтлегенә зыян китерү белән беррәттән җинаятькә тиң булырга мөмкин. Шуңа күрә биредә мәктәпләргә элекке еллар алымын - «Гаилә тормышы әдәбе» сыйныф сәгатьләрен кертергә дигән тәкъдим белән чыгылды, мәгариф идарәсе җитәкчесе дә моны хуплап кабул итте. Хастаханә тарафыннан педиатрларга мәктәп яшендәге кыз балалар белән профилактик эшчәнлекне туктатмаска кирәклеге җиткерелде. «Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева сүз алып, районның «Изгелек» фонды аша 98 кешегә махсуслаштырылган телефон кертелүен бәян итте һәм әлеге юнәлештәге эшне гыйнвар азагына төгәлләргә тырышуларын белдерде, моның өчен ул «Изгелек фонды» директоры Рифат Абдуллинга рәхмәтле. Тармак эшчәнлеген гомумиләштереп сүз алган бүлек мөдире Алсу Гатиятул-лина һавалануны читкә куеп, күпчелек проблемаларга тукталды: «Яңа елны кыскартулар белән башларга туры килде, - диде ул. - Психологларның да хезмәт хаклары кимеде. Районда «Ана даны» медаленә тәкъдим итәрлек чираттагы гаиләне табып булмый. Булганының да я балалары кечкенә, я үрнәк түгел. Инвалидлар белән эшләүне һаман да җайга салып бетерә алмыйбыз, юкса, өстән куелган таләпләр буенча, без алар белән телефоннан гына сөйләшергә, проблемаларын хәл итү өчен яннарына үзебез барырга тиешбез, ләкин алар әле һаман да безнең юлны үзләре таптый».
Хисап тоту гына диелсә дә, район күләмендәге хәйран җитди мәсьәләләрне үз эченә алган җыелыш булды бу. Шуларның иң мөһиме - гаиләдәге әдәп-әхлак мәсьәләләрен күтәреп чыгу иде. Гомумән, җыелыштагыларның фикеренчә дә, тормышта бөтен авырлыкның, тәртипсезлекнең, башбаштаклыкның башы - гаиләдән. Һәм моның шулай икәнлеген танырга вакыт инде.
Ә инде социаль яклауга мохтаҗ булып калгансың икән, синең һәрвакыт яклау табар җирең бар, ул исә, билгеле булганча, район социаль бүлеге. Ышаныч-өмет белән килгән кешене кире борырга туры килгән очракта да аның әлеге бүлеккә карата булган ышанычы бетмәсен, бүтән бирегә аяк атламыйм дигән мескен, ачулы уйлар белән китмәсен иде ул. Моның өчен, әлбәттә, бүлектәгеләрдән һәрчак ягымлы йөз, тәмле тел, сабырлык сорала.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: