Җәяүле юл кичүендә
20 октябрьдән 1 декабрьгә кадәр республикада «Җәяүле юл кичүендә» дигән социаль кампания игълан ителде. Анда җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча күп төрле чаралар планлаштырыла. Массакүләм мәгълүмат чаралары, иминият кампанияләре, җәмәгатьчелек оешмалары белән «Зебра алдында тукта!», «Ягымлы йөртүче» һәм башка профилактик акцияләр оештырыла.
Районда үткән өч айда җәяүлеләрне таптаткан 2 очрак теркәлде, җәяүлеләр тән җәрәхәтләре алды.
Көзге-кышкы чорда транспорт агымының сезонлы артуы һәм уңайсыз һава шартлары юлда йөрүче һәркемнән аеруча игътибарлылык сорый. Шоферларның һәм җәяүлеләрнең һава торышындагы үзгәрешләргә игътибарсызлыгы фаҗигагә китерергә мөмкин. Әнә әле күптән түгел күрше район җирендә зур юл фаҗигасе булды. Балтач егетләре караңгыда югары тизлектә барган машина белән капландылар. Күпме гаиләгә кайгы-хәсрәт килде. Ике егет үлде. Калганнары төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алдылар.
Көзге чорда көн кыскара, караңгыда күрүчәнлек нык кими. Шуңа күрә шоферларга юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайлау бик мөһим. Ә җәяүлеләр шоферлар өчен гел көтелмәгән шартлар китереп чыгарырга мөмкин икәнлекләрен онытмаска тиеш. Тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләргә киемнәренә якты кайтаргыч элементлар (мәсәлән, браслетлар) беркетеп йөрергә тәкъдим ителә. Караңгыда якын ут белән барганда күрү ераклыгы 25-30 метрга тигез. Ә җәяүледә якты кайтаргыч браслет булса, ул ара 130-140 метрга җитә, ә ерак ут белән барганда 400 метрга кадәр. Мондый браслетлар җәяүлене бәрдерү очрагын нык киметә.
Чатлар тирәсендә урамны аркылы чыкканда күрү зонасы әйбәт булган җирдән генә чыгарга кирәк. Онытмагыз, юл ялгышларны кичерми.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 09:21Руслан Рәфыйков - беренче. Котлыйбыз! 18-21 май көннәрендә Мәскәүдә, Казанда һәм Изге Болгарда көрәш буенча Дөнья Кубогы ярышлары узды.5201
-
23 май 2022 - 08:16Балтачта иң яхшы футболчыларны ачыкладылар (+фото) 2011-2012 елгы егетләр арасында футбол буенча Норма мәктәбе беренчелеге булды.8101
-
22 май 2022 - 21:41Эч катуны кефир белән груша бетерә Бу әчкелтем ризыкта эчәклек өчен мөһим булган пробиотиклар бар.12201
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар29200
-
21 май 2022 - 21:41Туй алдыннан хыянәт итте Туй көне билгеләнгән иде инде. Зурдан кубып туйга әзерләнеп йөргәндә, яраткан кешемнең хыянәт итүен белдем. Бу хәл аяз көнне яшен суккандай булды.60901
-
21 май 2022 - 18:41Гармун моңы безне берләштерә Бүгеннән газетабыз битләрендә яңа «Милли моңнар» дип аталучы яңа проект чыга башлаячак һәм ул гармунчы, баянчы, тальянчы, хромкада уйнаучыларга, әлеге уен коралларын төзекләндерүчеләргә, инде исемнәре тарихка гына кереп калган райондашларыбызга багышланачак. Шулай ук төрле конкурс һәм бәйгеләргә дә бай булачак.41401
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика