Хезмәт

Яшәүләре ничек рәхәт!

90 яшьлек юбилей уңаеннан Владимир Путиннан килүче котлау хатының чираттагысы Арбаш авылына юлланган иде. Күркәм юбилеен билгеләп үтүче Рәйсә Низамиева туган көнендә иң якын кешеләрен табын артына дәште.

Өй түрендә бәхет-шатлыктан балкып утыручы ак яулыклы әбине күргәч, күңелләр сөенеп куйды. Шат күңелле, мөлаем, йөзеннән нур бөркелүче Рәйсә апа яхшы хәтере, матур сөйләме белән шаккатырды. Юбилей белән тәбрикләргә килгән дус кызлары да (әбиләр үзләрен шулай дип таныштырдылар - Г.Г.) тапкыр сүзле, шат күңелле булып чыктылар. Мул табын артында яшьлекләрен искә төшереп, матур теләкләр әйтеп туган көнне тагын да күркәмләндереп җибәрделәр. Рәйсә апа социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллинаның, «Игенче» җәмгыяте һәм Карадуган авыл җирлегеннән килгән вәкил¬ләрнең тәбрикләү сүзләрен, истәлек бүләкләрен зур рәхмәтләр белән кабул итте. Аклык, пакьлек ха¬кимлек иткән бу йортта сокландырган да, шаккатырган да күренешләр бик күп булды. Юбилейга килгәч, Рәйсә апабызның ике исемле, әле алай гына да түгел, ике фамилияле булуын да белдек. Юбилярны якыннан белүчеләр өчен ул Рәйсә Низамиева булса, документта Әкълимә Гаптелбәрова булып йөри икән. Рәйсә апаның якыннары моның сәбәбен түбәндәгечә аңлата. Баксаң, Рәйсә апа мулла нәсе¬леннән икән. Билгеле булганча, репрессия вакытында күп кенә муллаларны сөргенгә сөргәннәр. Алдан хәстәрен күргән Гаптелбәр абый кызларының язмышлары өчен борчылып, Әкълимә белән Раушанга Рәйсә һәм Камәр исемнәре дә бирә. Ни кызганыч, Раушан-Камәр яшь килеш хәбәрсез югалган. Ә менә юбилярның ике фамилияле булуы Рәйсә апаның үзенә бәйле. Мулла нәселен дәвам итү максатыннан, әтиемнән бер истәлек калсын, дип ул үзенә Гаптелбәрова фамилиясен ала.
... Ачлык елларында дөньяга аваз салган кыз баланы язмыш төрлечә сыный. Кечкенә вакытта ук әнисе үлә. 7нче сыйныфны тәмамлагач, Балтачка күченеп килә, биредә тырышып хезмәт куя. 1946нчы елда Арбаш егете Баһаветдин белән тормыш корып җибәрәләр, өч ул һәм ике кызга тормыш бүләк итәләр. Ни кызганыч, бүгенге көндә Мәсхүт, Мансур белән Асия гына исән. 25 ел килен хезмәте күрсәткән Рәйсә апа 37 ел инде кадерле кайнана булып яши. «Арбаш авылына килен булып төшкәненең биш елын гына үзем тордым», дип елмая төп йортның учагын кадерләп саклаган Рәйсә апа. Ул килен булып килгәч, бу нигездә ике йорт салынган. Бүген исә Баһаветдин абый һәм Рәйсә апаның хәләл көче белән салынган йортка янкорма өстәп, заманча итеп үзгәрткәннәр. Рәйсә апа кадерле әни, сөекле әби һәм карт әби булып төп нигездә улы Мансур, килене Тәнзилә белән гомер кичерә. Бәйрәмнәрдә исә өй онык-оныкчыкларның шат авазына күмелә. Рәйсә апа 90нчы яшен тутырса да, һәрчак хәрәкәттә. «Эшсез тора белми ул. Суган утырту, бәрәңге чүбе утау кебек бакча эшләрен үзе башкара. Яшьләргә ышанмаганга түгел, ә үзенә шуннан җан тынычлыгы ала», ди Тәнзилә апа. Бер-берсенә ярдәмләшеп, аңлашып яшәгәнгә күрә, бу йортта һәрвакыт тынычлык, мул тормыш хакимлек итә. Әнә бит, кунакка килгән әбиләр дә сүзләремне куәтләгәндәй: «Бу йортка без үз өебезгә килгәндәй ашкынып киләбез. Һәрвакыт тәмле сүз, якты чырай монда», диләр. Гомер буе бу нигездән кеше өзелмәвендә, килгән һәр кешенең биредә шатланып кунак булуында Рәйсә апаның өлеше бик зур. Хәзер исә матур традицияне Тәнзилә апа дәвам итә. Шөкер, тормышлары бөтен, мул. Рәйсә апа да шуңа сөенеп туя алмый. «Күзләрем күргәндә, аякларым йөргәндә балаларым, оныкларым ихтирамын тоеп яшәү ничек рәхәт», ди юбиляр.
Рәсемдә: Рәйсә апаның котлаулар, бүләкләр кабул иткән мизгеле.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: