Хезмәт

Йортлы буласың килсә

«Хөрмәтле редакция журналистлары. 2011 нче елның 21нче декабрь санында «Райондашлар мәнфәгатендә» дигән язма басылган иде.

Шуны тагын да тулырак итеп аңлатып яза алмассызмы икән?», дигән хат юллаган безгә Чепья фабрикасы эшчеләре. Шул максаттан без ТР Президенты каршындагы торак фондының Арча региональ вәкиллеге белгече Рамил Гариповка мөрәҗәгать иттек.
- Рамил Ринатович, тораклы булырга теләгән гаиләләр өчен бүгенге көндә нинди программалар эшләп килә?
- Мондый программалар берничә: «Авылның социаль үсеше» («Социальное развитие села»), «Авыл кредиты» («Кредит села») һәм «Социаль ипотека» («Социальная ипотека»). Беренчесе, ягъни, «Авылның социаль үсеше» программасы моңарчы бик яхшы эшләп килде, тик бүгенге көндә финанслау начар бара, бюджеттан акча аз бирелә. 2002нче елдан бирле эшләүче әлеге программа нигезендә районыбызның берничә йөз гаиләсе дәүләт ярдәме (субсидия) белән тораклы була алды. «Авылның социаль үсеше» программасы ике төргә бүленеп бирелә. Бүгенге көндә яшь гаиләләр һәм белгечләр арасыннан 121 кеше исәптә торса, гражданнар исә 88. Ләкин хәзер бөтен теләгән кешегә дә финанс мәсьәләсе аркасында ярдәм итү авыр. Шул ук вакытта торак шартларын яхшыртуга республикада бүтән программалар да эшләп килә.
- Хәзер шулары белән дә якыннанрактаныштырып узсагызмы...
- «Авыл кредиты» программасы нигезендә йортлы булырга теләүче гаиләнең инде 70 процент өе әзер булырга тиеш, ягъни шуның кадәр өлешенең салынган булуы зарур. Калганын салып бетерергә дәүләт тарафыннан 7 процентлы 300дән 500 мең сумга кадәр 28,5 елга исәпләнгән кредит бирелә. Әлеге программага исәпкә басу өчен төп шартлар: гаилә әгъзаларының барысы да эшләргә тиеш, торакка мохтаҗ булу, ягъни яшәү мәйданы бер кешегә 18 квадрат метрдан ким булырга тиеш. Исәпкә басканнан соң туган һәр бала өчен кредитка бирелгән суммадан 200 мең сум чигерелеп барыла. Шулай ук әлеге кредитны капларга «Ана капиталы» сертификатын да кулланып була. Бүгенге көндә бу программа буенча чират юк, бары 6-7 гаилә генә исәптә тора, шуңа да тәвәккәлләгән кешеләр быел ук йортын төзеп бетерә ала.
«Социаль ипотека» программасы республика күләмендә әйбәт кенә эшләп килә, күрше-тирә районнарда яшәүчеләр аны бик уңайлы дип тапкан.
Программага исәпкә басарга теләгән гаилә әгъзасы бюджет өлкәсендә яки шушы программаны финанслаучы оешмада эшләргә тиеш. Калган бөтен шартлар да «Авыл кредиты»ныкы белән тәңгәл килә дияргә була, тик бу очракта 70 процент әзер йорт булу кирәкми, чөнки гаилә дәүләт төзегән әзер торакка кертеләчәк. Бу өйләр район хастаханәсе янындагы Көнбатыш микрорайонында урнашачак. Авыл җирлегендә буш мәйдан булганда, йортны авылда салу мөмкинлеге дә бар. Программаны финанслау яхшы бара, әлегә чират юк. Исәпкә басып, килешү төзегәннән соң гариза бирүче кеше торак алганчыга кадәр минималь хезмәт хакының 50 процентын түләп барырга тиеш. Бу акча әлеге гаиләнең счетына җыелып бара һәм алынган торакны түләргә китәчәк. Йортны алганчы торак бәясенең 10 проценты беренче кертем буларак түләнергә тиеш.
- Рамил Ринатович, халыкта тагын сораулар туган очракта алар нинди телефонга шалты¬рата ала һәм Сезне каян табарга була?
- Без район администрациясе бинасының I катында утырабыз. Телефон номерларыбыз: 2-61-44, 89196213160.
- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.
Әңгәмәдәш - Зәлия ХӘСӘНОВА

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: