Хезмәт

Юл һәм юлсызлык

Районыбыз халкын иң борчыган мәсьәлә ул юллар һәм юлсызлык. Зарларын кешеләр төрле формада җиткерә, андый төр хәбәрләрне газетабызга килгән хатлар арасында да, район сайтларында да еш күрергә туры килә. Шуларга ачыклык кертү максатыннан, «МДСУ-1» оешмасы җитәкчесе Рашит Мәгъсүм улы Ильясов белән сөйләшеп алырга булдым.

- Рашит Мәгъсүмович, юллар белән бәйле әлеге проблемаларның сәбәбе нәрсәдә?
- Бүгенге көндә районыбыз юллары халәте буенча шактый начар хәлдә калды. 1992-2000нче елларда ел саен 30-38 километр юл асфальтка күчеп барылды һәм ул еллар эш күләме буенча бик уңышлы булды. Хәзер шул вакытта салынган юлларның күбесенә 15-20 ел, ә норматив буенча алар 10 ел эчендә ремонтланырга тиеш. Ел саен 20-30 километр юл ремонтланырга тиеш булса да, акча аз күчү сәбәпле, ремонт күләме дә шул кадәр генә башкарыла.
«МДСУ-1» ялланып эшли торган оешма, безнең төп идарәчебез һәм заказчыбыз «Главтатдортранс». Ул безгә күпме акча бирсә, эш тә шуңа карап кына эшләнә. Беренче чиратта, бирелгән акчаны төп юлларга тотабыз, аңа Балтач - Чепья - Мари иле чиге, Балтач - Малмыж, Балтач - Карадуган - Апаз, Балтач - Казан, Балтач - Шәмәрдән юллары керә. Шулай ук мәктәп автобуслары йөри торган юлларга да зур игътибар бирергә тиешбез. Калган акчалар икенче дәрәҗәдәге юлларга тотыла.
- Соңгы вакытта иң күп зарлар Бөрбаш - Яңгул - Алан юлы буенча. Алга таба бу участокта уңай якка үзгәреш көтеләме?
- Бөрбаш - Яңгул - Алан юлы 1997нче елда төзелгән, шуннан соң 17 ел вакыт узган. Әмма акча җитмәү сәбәпле, әлегә бу юлга ремонт ясап булмый. Акча белән бәйле мәсьәләләрне халык дөрес аңласын өчен 1 километр юлның күпмегә төшүен әйтеп үтәсе килә. Бүген бөтен таләпләренә туры китереп 1 километр юл ремонтлау өчен якынча 15 миллион сум акча кирәк. Әлеге участокка 11 километр һәм Аланның үзенә бара торган юлына 5 километр асфальт салырга кирәк, бөтенесе бергә 200 миллион сумнан артык акча таләп итә дигән сүз.
- Шундый ярдәм көтеп ятучы юллар дип тагын кайсыларын атап китә аласыз?
- Әйтеп киткәнемчә, районыбызда андый юллар бик күп. 2014нче елга норматив нигезендә ремонтлау срогы чыккан юллар 120 километрны тәшкил итә. Шуны да ассызыкларга кирәк, «МДСУ-1» оешмасы авыллар арасындагы төп юллар белән генә шөгыльләнә, ә урамнарны карап тору, ремонтлау авыл җирлегенә карый.
Шул ук сайтлардагы зарларның берничәсенә җавап биреп үтәсем килә. Соңгы елларда Татарстан хөкүмәте авыл, район үзәкләре юлларын ремонтларга күпмедер суммалар бирә башлады. Шул исәптән, мәсәлән, Балтачка 10 миллион бирелеп, ике урамга асфальт салынды. Соңгы ике елда Смәел авылында зур эшләр башкарылды. Субашта асфальт салу өчен 10 миллион сум акча бирелде һәм анда 1 километр 446 метр юлга асфальт түшәлде.
Икенче проблемалы участок ул - Салавыч Сәрдегәне һәм Иске Салавыч юлы. Бүгенгә кадәр ул юл хуҗасыз иде, район җитәкчелеге тарафыннан Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Л.Р.Сафинга хат язылып, «Главтатдортранс» бу юлны да үз балансына алды. Димәк, моннан соң аның ремонтына дәүләт акча бирергә мөмкин. Шуннан соң без дә юл өчен җаваплы оешма булып саналачакбыз һәм безнең вазыйфаларга юлны чистартып, тигезләп тору, юл билгеләрен кую керәчәк, ләкин планда әлегә юлга асфальт салу каралмаган.
Тулаем алганда сайтлардагы зарларның күбесенең дөрес җиткерелмәвен әйтәсем килә, чөнки авылара юлларның хуҗасы район башлыгы түгел, ә ГУП «Главтатдортранс» һәм райондашларыбыз уй-теләкләренең кайберләрен шунда юлласалар да дөрес булыр иде.
- 2014нче елга планга кергән эшләр ниндиләрдән гыйбарәт?
- Яңа Салавычка чыга торган юл планга кергән. Ул юлны Казан - Малмыж юлыннан башлап, Яңа Салавыч авылы кибетенә кадәр ремонтларга тиешбез һәм шуңа 9 миллион сум бирелгән. Ләкин ул акча гына моның кадәр эш күләмен башкарып чыгарга җитми, шуңа да калган эш киләсе елга акча күчеп беткәч эшләнәчәк. Шулай ук Казан - Малмыж юлы ремонтлауга 25 миллион сум, «Хезмәт» редакциясе янындагы күперне төзекләндерүгә 29 миллион сум, Балтач - Чепья арасындагы юлга 30 миллион сум, Карек-Серма һәм Кургем урамнарын ремонтлауга 8 һәм 5 миллион сум акча бирелде.
Рашит Мәгъсүмович белән сөйләшкәннән соң юллар проблемасының әле тиз генә чишелеш тапмаячагын аңладым. Күргәнегезчә, бирелгән акчалар күп күләмдә эш башкарырга мөмкинлек бирми. Шулай да «МДСУ-1» оешмасы үз аягында нык басып тора һәм әлеге халәтен саклап калу өчен алар күрше-тирә районнардан һәм өлкәләрдән эш табып эшли. Гомуми еллык эш күләмнәренең районда башкарылган өлеше 20-25 процентны тәшкил итә. Районыбызда да юл салу һәм ремонтлау белән генә шөгыльләнми алар, юлларны, күперләрне йөрерлек хәлдә тоту өчен шактый күп эш башкаралар, мәсәлән, юлларны кардан, боздан чистарту, юл билгеләрен рәтләп тору һәм башкалар.
Район территориясендә булган 320 километр юлны тоту өчен «Главтатдортранс» 60 миллион сумга якын акча бирә, ә Балтач һәм авыл урамнарын ремонтлап торуга район 8 миллион 842 мең сум акча күчерә. Акча эшләү җайлы гына бирелмәвен аңласак та, теңкәгә тигән начар юллар һаман да кемнедер гаепләргә мәҗбүр итә. Әлеге проблеманың район эчендә генә чишелгәнен көтеп ятмыйча, республика күләменә күтәрергә кирәктер. Халыктан әлеге язма буенча фикерләрне baltaci.ru да көтеп калабыз.
Рәсемдә: районыбыз юлларының төзеклеген тәэмин итүдә «МДСУ-1» эшчеләренең өлеше зур.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: