Хезмәт

Зур сөйләшү

Югары хезмәт хакы белән генә дә кызыктырып булмый, авыл яшьләре фән-техника прогрессы, яңа технологияләр үсеш алган шәһәргә китү ягын карыйлар.

Әнә шуңа күрә район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре авылда да нәкъ менә шушы мәсьәләләргә даими игътибар биреп, хуҗалык җитәкчеләре өчен «Уңыш» җәмгыяте базасында семинар-киңәшмә үткәрделәр. Иң элек кукуруздан силос ясый торган заманча агрегат зур кызыксыну уятты. Ул булса, кукуруз силосы өчен траншея казып, чокырга салгач, аны таптатып, тыгызлап, өстен каплап мәшәкатьләнәсе юк. Шушы агрегатны мактарга килгән вәкил кукурузны иске ысул белән силослаганга караганда чыгымнар «Уңыш»та 500 мең сумга кадәр аз тотылды, ди.

Кукуруз ваклап рукавага (дым һава үткәрми торган өч кат материалдан тегелгән капчык шикелле озын җәймә) тыгызлап тутырылган. Зур ангарда елан шикелле шундый өч җәймә сузылып ята. «Быел сез малларны ашатып карагыз әле, нәтиҗәсе булса, киләсе елга без дә шулай эшләрбез», диде рәисләр. Җитәкчелек киләсе елны көтмәскә тәкъдим кертте. Һәм кыюраклары быел да сынап карарга каршы түгеллекләрен белдерде.

«Уңыш»та быел беренче тапкыр сынап каралган яңа чәчкеч агрегаты, пресслагыч та хуҗалык җитәкчеләрендә зур кызыксыну уятты. Тиз, сыйфатлы чәчә, агрегатка тракторчыдан башка кеше кирәкми. Ул эшләгән уҗым басуын да барып карадылар. Әйбәт тишелгән, арыш шытымнарының тамыры озын, нык. Механизатор Сәйдәш Фатыйхов пресслагычны эш барышында күрсәтте. Рулоннарны хәзер булган пресслагычлардан тыгызрак төйни, шуңа күрә массасы бар, күләме ул кадәр зур түгел, йөртергә уңай.

Менә шуларны карап чыкканнан соң хуҗалык җитәкчеләре Көшкәтбаш мәдәният йортына килде. Авыл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан чакырылган белгечләр игенчелектәге алдынгы технологияләр турында видеоязмалар күрсәтеп сөйләделәр, сорауларга җаваплар бирделәр. Республиканың ике районында 2 мең гектар җирдә нибары 2 трактор (аларга җир эшкәртү, үсемлекләрне карап үстерү һәм җыйнап алу өчен агрегатлар алынган), 4 механизатор белән зур уңыш үстереп алучы эшмәкәргә сораулар аеруча күп булды. Аз кеше, аз техника белән ничек шундый зур басуда эшләп булуы кызыксындырды җитәкчеләрне.

Киңәшмәнең икенче көн тәртибендә терлекчелектәге 8 айлык эш нәтиҗәләре турында сөйләшенде. Монда район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Исрафиловка сораулар күп булды. Чөнки 8 айда хуҗалыкларда бозаулар үлеме башка бер елда булмаганча күп. «Игенче»дә бер айда гына 21 бозауның үлеменә юл куелган, ел башыннан - 146.


- Чаң сугарлык ич бу. Нишләп үләләр? - дип муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин сорауны конкрет куйды. Ләкин җавап бирүче генә булмады.
- Сәбәбен белмибез әле, - диде инде аны әллә кайчан ачыклап, конкрет эш оештырырга тиешле оешма җитәкчесе Алмаз Исрафилов.
- Ничек инде белмисез? Тиз арада ачыклап, конкрет чаралар күрергә, - дип белдерде башлык.

Реклама


Киңәшмәдә савымның гел кимүенә юл куючы хуҗалык рәисләре дә тәнкыйть утына тотылды. Сөтне мул саву өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Сыерларны кышкы рацион белән ашата башларга күптән вакыт. Рационга җитәрлек кадәр сенаж, силос керсен, фуражга кытлык юк, жмых, шикәр бирелсен, микро-макроэлементлар белән кирәгенчә кушылсын. «Игенче», Тимирязев исемендәге хуҗалыклар сөтне узган елга караганда 1әр тонна ким җитештереп сата. Чөнки сыерларны дөрес балансланган тулы кышкы ризык белән ашатмыйлар. «Сорнай», «Кама», «Борнак» хуҗалыклары җитәкчеләре дә савым кимүнең сәбәбен аңлата алмадылар. Чөнки юк ул.

Савым сыерларын тулысынча кышкы рацион белән ашатып, терлекчелектә эшләүчеләргә тиешле эш шартларын тудырып, кызыксындыручы чараларны кулланып эшләп савымны арттыру бүген иң мөһим бурычларның берсе. Чөнки хуҗалыкның төп акча чыганагы булып сөт сату тора. Ашлык фуражга һәм орлыкка гына җитәрлек. Киңәшмәдә көтү яңарту турында да зур сүз булды. Таналар саны иткә озатылган сыерлардан аз булырга тиеш түгел. Ләкин кайбер хуҗалыкларда ул, киресенчә. Шулай булгач, савымны елдан ел арттыру турында нинди сүз булырга мөмкин. Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренә моның буенча хуҗалыклардан конкрет отчет әзерләргә кушылды.

Терлекчелектә эшләүчеләрнең, аеруча андагы белгечләрнең хезмәт хаклары турындагы мәгълүматларны әзерләргә кушылды. Белгечнең хезмәт хакы җитештерелгән продукциягә карап куелырга тиеш. Сөт кимесә дә, һаман бер төсле акча алып ятмасыннар. Башыннан азагына кадәр район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашкан бу зур семинар - киңәшмәне район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин алып барды. Урынлы һәм кирәкле очрашу булды бу. Һәм нәтиҗәсе дә озак көттермәс, шәт.

Рәсемдә: яңа чәчкеч агрегаты семинардагыларда зур кызыксыну уятты.

«Уңыш» җәмгыяте механизаторы Сәйдәш Фатыйхов пресслагычны гына түгел, яңа чәчкечне дә иң беренче сынап караган тәҗрибәле оста.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: