Батырлар хөрмәтләнә
Районыбызга яңа җитәкче булып Рамил Нотфуллин килгәч, милли татар көрәшебезгә да яңача караш башланды дип хәбәр иткән идек инде.
Беренчедән, Татарстан чемпионаты башланыр алдыннан ул көрәшкә кагылышлы булган барлык кешеләр белән ике сәгатьлек очрашу уздырып, килеп туган проблемаларны сорашкан иде. Икенчедән, Татарстан чемпионатыннан бил алышып кайткан егетләребез белән хакимиятнең кече конференц-залында чәй өстәле артында очрашты. Аларның хәл-әхвәлләрен сорашты. Чемпионатта 11нче урынны алсак та, аеруча тырышып көрәшкән (берничә әйләнеш көрәшкән егетләребезне әйтүем Н.С.) Атказанган спорт осталары: Арбордан бертуган Айдар һәм Ринат Хәйретдинов, Яңгулдан Ранил Сафиуллин һәм Динар Фатыйхов, Аланнан Азат Вафин һәм Раил Сираҗиевка олы рәхмәтен җиткереп, акчалата бүләкләр тапшырды. Мактауларның иң зурысы, билгеле, бөтен республиканы үзенең кыю адымы белән шаккатырган Айдар исеменә яуды. Шушында ук күптән түгел генә Италиянең Милан шәһәрендә дөнья чемпионатында гер күтәреп, бронза медаль яулаган тагын бер якташыбыз, Шеңшеңәр авылыннан Рамил Зариповны да көчле алкышлар астында бүләкләү булды. Күңелләре булып китте егетләрнең. Район башлыгының мондый карашын һичшиксез акларга кирәк, дип таралыштылар алар бу очрашудан. Амин, шулай гына була күрсен.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
30 июнь 2022 - 21:21Проголосуй за Родиона и приблизь его к победе! Республиканский конкурс красоты и таланта "Чеберина но Батыр"-2022 объявляет онлайн голосование.7900
-
30 июнь 2022 - 18:46Борнакның затлы шәхесе. Кем ул? (+фото, видео) Бүгенге язмам Низамеева (Нургалиева) Гөлия Ривал кызы турында.37102
-
30 июнь 2022 - 14:36Рамазан Фәрзиевның юбилей кичәсе
-
30 июнь 2022 - 14:35Дорга бәйрәмендә мунча керделәр, хәтта миллекләрнең яфраклары коелып бетте
-
30 июнь 2022 - 14:35Дорга бәйрәме - әтәч тоту ярышы
-
29 июнь 2022 - 09:30Корбанга яхшы токымлы тәкәләр, сарыклар сатыла. Чалып бирү мөмкинчелеге дә бар. Т.: 8-9173-92-48-16.18000
-
25 июнь 2022 - 09:00Көек юлындагы яңа фермада корбанга яхшы токымлы сарыклар, тәкәләр сатыла Чалып бирү мөмкинчелеге дә бар. Т.: 8-9173-92-48-16.53300
-
29 июнь 2022 - 14:46Аллам сакласын! Чыгарылыш сыйныф укучысы табигатьтә ял иткәндә һәлак булган Фаҗигәнең шартлары ачыкланачак.110900
-
29 июнь 2022 - 18:46Проголосуй за Алёну и приблизь ее к победе! Республиканский конкурс красоты и таланта "Чеберина но Батыр"-2022 объявляет онлайн голосование.41903
-
29 июнь 2022 - 09:21Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов бишенчесен көтә? "ВКонтакте" челтәрендәге «Подслушано/ Тат-шоубиз» төркемендә җырчы гаиләнең соңгы видеоларының берсеннән скриншот ясаганнар. «Фото нәрсә турында икәнен аңладыгызмы?» – дигән сорау да куйганнар.39800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика