Хезмәт

Бүген Халыкара студентлар көне билгеләп үтелә

Бүген ул дөньяның күп кенә илләрендә билгеләп үтелә, гәрчә бәйрәм итү программасы аерыла, әмма ул студент яшьләрдә бик популяр.

Районыбыздан барлыгы бер меңнән артык егет-кыз республикабызның төрле шәһәр һәм районнарында укып, һөнәр үзләштерә. Гыйнвар ахыры күпчелек студентларның иң авыр чоры, чөнки бу вакытта алар өстендә сессия сүзе «эленеп» тора. Уңышлы гына зачет-имтиханнарын тапшырып чыкканнары, шатланып каникул итә, ә уңышсызлыкка дучар булганнары уку йортларының караңгы коридорларын тагын таптарга мәҗбүр.
Бүген үткәрелүче әлеге бәйрәм белән һәрбер студентны ихластан котлап, укуыңда уңышлар һәм киләчәктә барлык теләкләренең тормышка ашуларын теләп калабыз.
Фото: telegraf.com
Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: