Эшче группалар рейдларны башлап җибәрде
Территорияләрне санитар чистарту икеайлыгының беренче атнасында ук эшче группалар рейдларны башлап җибәрде. Сосна җирле үзидарә җитәкчесе Рәис Садыйковның бу мәсьәләгә карашы бик җитди булып чыкты.
Һәр урам-тыкрыкта нинди чүп бар, төзелеш материаллары таралып ята... блокнотына теркәп барды, хуҗаларына хәбәр итеп якындагы 10-15 көндә хәлнең төзәтеләчәгенә ышандырды. Хәер, җәмгыятьнең агач эшкәртү цехы әйләнәсендә череп, каралып ятучы бик күптәнге агачларны (рәсемдә), аэродромга керү юлы читендә чүпләрне искә алмаганда куркып качарлык бардакны очратмадык та. Аннан ферма территориясендәге тирес, азык калдыкларыннан барлыкка килгән сазлык кәефне төшерә. Бөрбашта җирле үзидарә рәисе Сәйдәш Хәкимов үзенең эше бик тыгыз булу сәбәпле, бу җаваплы эшне идарә белгече Гөлнур Гыйльметдиновага йөкләп калдырган. Безнең белән территорияләрне карап, кайда нәрсә эшләргә кирәген язып ул йөрде. Биредә дә һәр авылда да кар астыннан чыккан чүпләрне җыештырып аласы бар. Алан авылы читендәге буш торган бина территориясе бик шапшак. Бөрбашның чүп ташлау полигоны таләпләргә җавап бирми. Аннан чүпләр бөтен трасса буйлап таралган, басуга да чыккан. Андагы чүпләрне эттереп җыю, күмдерү мөмкинлеге чикле. Гомумән, полигонның урыны дөрес түгел. Олы юлдан, басудан читтәрәк булган җирне сайларга кирәктер. Әле карлар да эреп бетмәгән, пычраклар да кипмәгән, шуңа күрә территорияне чүпләп ямьсезләүчеләр кисәтү белән чикләнде. Ә икенче рейд вакытында андый очраклар өчен административ чара күреләчәк.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 май 2022 - 22:11Рөстәм Миңнеханов Сабантуй көннәрен раслады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туен бәйрәм итү көннәрен раслады. Казанда ул 19 июньдә узачак.4300
-
16 май 2022 - 21:21Чит илдәге кебек үз стилебез, ди балтачлылар (+фото) Чәчәкләр ярата башладык, кайчандыр нарсәгә ул, җимеш бирми, су сорый, мәгънәсе юк дигәннәр дә бүген ишегалларын шаулап торган чәчкәләргә күмде.7700
-
16 май 2022 - 18:46Балтачның яшь укытучылары Мари Илендә җиңү яулый (+фото) 12-13 майда Мари Иле республикасының Медведев районында Мари Иле, Татарстан, Чувашия республикасы мәгариф хезмәткәрләренең 50нче “ТатЧуМара” туристик слеты үткәрелде.12200
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
16 май 2022 - 09:00ВНИМАНИЕ! В ООО “МДСУ-1” требуются водители грузовых автомобилей, водители УАЗ, дорожные рабочие. Опыт работы приветствуется9500
-
16 май 2022 - 08:16Балтачта 50-55 ел бергә гомер юлы үткән мөхтәрәм парларны район җитәкчелеге югарылыгында хөрмәтләделәр (+фото) Районыбызда күркәм тантана, 50-55 ел бергә гомер юлы үткән мөхтәрәм парларны район җитәкчелеге югарылыгында хөрмәтлиләр.68102
-
16 май 2022 - 13:21Балтачта сата белгәннәр - сата, ала белгәннәр ала (+фото) Көфер почмагында сәүдә гөрли41501
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика