Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

1 июльдән ЕГАИС мәҗбүри

18 май көнне район Советының утырышлар залында ЕГАИС системасына кагылышлы видеоконференция булды. Алдан мәгълүм булганча, Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәте, составында алкоголь булган эчемлекләр белән сату итүче сәүдә нокталары хуҗаларын агымдагы елның 1 июленнән ЕГАИС системасында теркәлеп бетәргә кирәклеген искәртте.

Шул уңайдан, әлеге видеоконференциядә район җирлегендәге сәүдә нокталары хуҗалары катнашты.

Республикакүләм мәгълүматлар чыганагыннан күренгәнчә, барлыгы 226 административ хокук бозу очрагы теркәлгән. Шулар нәтиҗәсендә 14 мең 556 литр алкоголь эчемлек юкка чыгарылган. Шулай ук Татарстанда җитештерелгән алкоголь продукциясен сату күләме белән дә таныштырдылар. Безнең район бу исемлекнең ахыргы өлешендә. Димәк, бездә бу төр алкогольне сату кимегән.

Әлеге район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин сәүдә нокталары хуҗаларына мөрәҗәгать итеп, "Кулланучыга сатылган һәр шешә хәмер исәптә булырга тиеш. ЕГАИС системасында теркәү моментына санаулы көн калды. Теркәү процессын җайлау күпмедер вакытны ала, көне килеп җиткәч кенә эшләп китеп булмаячак. Шуңа күрә сату җиһазларын урнаштыру, көйләү, эш тәртибен сатучыларга аңлатуны һәм теркәүне хәзердән үк башлап җибәрергә кирәк. 1 июльдән җитешсезлекләр өчен административ чаралар күреләчәк", дип кисәтте.
Фото: avicentr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250