Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

10 кешене бәрдергән машина йөртүчене хөкем иттеләр.

Башкортстан суды 1 кешенең үлеменә, 9 кешенең тән җәрәхәте алуына китергән юл-транспорт һәлакәтендә Татарстан кешесен гаепле, дип тапты һәм хөкем карары чыгарды.

31 яшьлек Андрей Балеевский 2014 елның июлендә тиешле араны сакламау аркасында М-5 "Урал" трассасында "Ауди А4" машинасы белән "Мицубиси Лансер"га килеп бәрелә. Әлеге һәлакәт бакчачылык ширкәте янында була.
Йөртүчесе идарә югалту аркасында машина автобустан төшеп, юл читендә басып торган 10 җәяүле бакчачы өстенә килеп керә. Алган тән җәрәхәтләреннән 72 яшьлек хатын-кыз хастаханәдә үлә. Калганнары төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала.
Суд татарстанлыны юл йөрү кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерүдә гаепле, дип тапты. Шулай итеп, Балеевский 5 елга гомуми режимлы колониягә озатылды һәм машина йөртү таныклыгыннан 3 елга мәхрүм ителде. Ул үз гаебен таныган.
Чыганак: http://intertat.ru
Фото: http://www.spbdnevnik.ru/news/2014-04-22/piany-voditel-sbivshiy-nasmert-peshekhoda-osuzhden-v-peterburge/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250