11 яшьлек кызны көчләгән Актаныш кешесен нинди җәза көткәнлеге билгеле булды
Узган елның октябрь аенда Казанның Химиклар урамында 11 яшьлек кызны көчләүләре турындагы хәбәр бар республиканы шаулатты. Җинаятьтә гаепләнүче Тукай районыннан башкалага укырга килгән 43 яшьлек агроном тагын ике кызны көчләргә нияте булганлыгын таныган.
Соңрак, тагын бер кыз бала артыннан ияреп кайта. 11 яшьлек кыз фатир ишеген ачып кергәндә артыннан кереп көчләп чыга. Ә 11 октябрьдә Кирпичников урамында студент кызны куакларга өстерәп кертмәкче була. Бәхеткә, кыз үтеп баручыларның игътибарын җәлеп итә.
Казанның Мәскәү районы судында 43 яшьлек ир-атка карата чираттагы суд утырышы узды. Прокурор Илфак Галиевны Җинаять Кодексының берничә маддәсе буенча гаепле дип танырга һәм 24 ел 10 ай күләмендә ирегеннән мәхрум итүне сорый. Бу хакта Татарстан Республикасы прокурорының беренче ярдәмчесе Руслан Галиев белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев