Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

19 яшьлек егетнең мәетен баздан тапканнар

Фаразларга караганда, үлем криминал белән бәйле, чөнки егетнең муенында пычак эзе бар.

(Әлмәт, 14 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 11 мартта кичке җиденче яртыларда шәхси йортларның берсендә баздан 19 яшьлек егетнең мәетен табалар, дип яза җирле басма.

Экспертлар фаразлавынча, ул 10 сәгатьләп элек үлгән. Ул үзе 8 Март урамында яшәгән, ә үле гәүдәсен Успенский тыкрыгындагы дача йорты базыннан тапканнар. Хәзер тикшерүчеләргә аның дача йортына ничек килеп эләккәнен ачыкларга туры киләчәк.

Фаразларга караганда, үлем криминал белән бәйле, чөнки егетнең муенында пычак эзе бар. Якын арада бөтен экспертизалар үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал