Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

2021 елда татарстанлылар ана капиталын арттырылган күләмдә алачак

Республика халкы өчен ана капиталы бирү турындагы гаризаларны карау вакыты кыскарачак.

Президент Юлламасы нигезендә ана капиталы ел саен индексацияләнәчәк. Бу хакта Казанда узган киңәйтелгән утырышта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

«Быел ул беренче бала өчен (ана капиталы - искәрмә). Әйтик, 17 мең сумга арткан һәм 483 882 сум тәшкил иткән. Икенче балага ул 23 меңгә арткан һәм 639 432 сум тәшкил иткән, әгәр гаилә беренче бала туганда сертификат алмаган булса», — дип хәбәр итте спикер.

Вафин билгеләп үткәнчә, агымдагы елда республикада Ана капиталы хезмәтләрен күрсәтү турындагы гаризаларны карау вакыты кыскартылачак. Дәүләт сертификатын бирү өчен биш эш көненнән дә артык түгел, ә акчадан файдалану турындагы гаризаны карап тикшерү өчен 10 эш көненнән дә артмый.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ана капиталы