30 яшьлек ир-ат үги кызын көчләүдә шикләнеп сак астына алынган
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, 12 яшьлек үги кызны көчләүдә 30 яшьлек ир-ат шикләнелә.
Баланы мыскыл иткәч, ир-ат урамга чыгып китә, ә кыз бала әнисе кайтканчы юыну бүлмәсендә бикләнеп утыра. Соңрак кыз әнисенә барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Иртәгесен әнисе кызын хастаханәгә алып бара - көчләнү факты раслана. Явыз гамәл кылган ир-ат баланың әнисен гариза язмау турында үгетләп карый, әмма моның файда бирмәсен чамалагач, төенчеген төйнәп табан ялтыратмакчы була. Аны Казан шәһәрендә кулга төшерәләр. Ул Ростов-на-Дону шәһәренә качып китмәкче булган.
Шикләнелүче ир-ат гаебен тулысынча таныган. Хәзер ул сак астына алынган. Шунысын да әйтергә кирәк: аның моңа кадәр дә 3 тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылганы булган. Тикшерү эше дәвам итә.
Чыганак: intertat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев