Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

44 бала алкоголь белән агуланган

Татарстан Республикасында 2015 елның 9 ае эчендә алкоголь белән агулануның 973 очрагы теркәлгән, шул ук чорда алкогольдән агуланып 274 кеше һәлак булган.

Кичә бу хакта Татарстан Республикасында Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советы утырышында хәбәр ителде.
Чара барлык муниципаль районнар белән бергә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
«Без алкоголь белән кискен агулану очракларын да әйтми үтә алмыйбыз, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Татарстан Республикасында 2015 елның 9 ае эчендә алкоголь белән агулануның 973 очрагы теркәлгән, шулардан 44е - балалар. 9 ай эчендә алкогольдән агуланып республикада 274 кеше һәлак булган. Без мондый очракның һәрберсенә аерым игътибар бирергә, вакыйганы җентекләп тикшерергә тиешбез, бигрәк тә балаларның алкоголь белән агулану очракларын».
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, республика Сәламәтлек саклау министрлыгы бу мәсьәләне контрольгә алырга һәм алкоголь продукциясе белән балалар агулануның һәр очрагы буенча мәгълүматлы булырга тиеш.
Чыганак: Белем.ру
Фото: http://ruconnect.co.uk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250