Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

5 минут эчендә баеп, коллекторлар корбаны булма

Соӊгы вакытларда халыкны алдау, башын «катырып», төп башына утырту кебек мәсьәләләр рәсми төстә, ачыктан-ачык тормышка ашырыла башлады. «Деньги за 5 минут» дигән игълан такталары хәзер инде кечкенә авылларда гына юк бугай. Ышандырган бәхеткә тиз арада ия булу мөмкинлеге күпләрнеӊ аӊын томалый, «буш булган сыр» өчен ничек түләячәкне аӊлыйсы килми. Тормыш...

Соӊгы вакытларда халыкны алдау, башын «катырып», төп башына утырту кебек мәсьәләләр рәсми төстә, ачыктан-ачык тормышка ашырыла башлады. «Деньги за 5 минут» дигән игълан такталары хәзер инде кечкенә авылларда гына юк бугай. Ышандырган бәхеткә тиз арада ия булу мөмкинлеге күпләрнеӊ аӊын томалый, «буш булган сыр» өчен ничек түләячәкне аӊлыйсы килми. Тормыш булгач төрле хәлләр була, әмма ниндидер акчалата бурыч алабыз икән, аны соӊыннан түләргә кирәк булачагын онытмасак иде.
Төрле җирләрдә урнашкан бу финанс оешмалары физик затларга акча биреп торуны бик тә гадиләштергән, паспортыӊ булса, дөрестән дә 5 минутта акчалы була аласыӊ. Әмма бу очракта уяулыкны югалтмасак иде. Иӊ беренчесе - акча белән файдаланган өчен процетларныӊ мондый оешмаларда еллык түгел, ә көнләп исәпләнүен истән чыгармаска кирәк. Күп очракта ул көнгә 2% була, ел буена дип исәпләсәк, бу 730 процентны тәшкил итә!
Акча алганда кул куйган килешүдә вакытында түләмәгән өчен каралган штраф суммаларына күз салуда зыян итмәс. Бу очракта вакытында түләмәгән суммага штраф суммасы да кушылып, аныӊ өчен дә процент салынырга бик мөмкин.
Кыска вакытка акча бирүче оешмаларга мөрәҗәгать иткәндә, психологик яктан әзерләнеп килү дә артык булмас. Монда гадәттә кешенеӊ фикерен үзгәртә алучы хезмәткәрләр эшли, аларныӊ төп максаты Сезне бәхетле итү түгел, ә үзләренә тиешле хезмәт хакын эшләүләрен истән чыгармаска кирәк.
Вакытында алган акчаӊны кайтара алмауныӊ тагы бер күӊелсез ягы бар - бу очракта көне-төне коллекторлар дип аталган оешма вәкилләренеӊ сезгә янап, даими шалтыратуларын көтәргә кирәк. Бу очракта полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итү дә зыян итмәс.
Бурычыгызны түләп бтерү бәхете елмайса, бу турыда рәсми белешмә алуны да артык күрмәгез, киләчәктә ниндидер сораулар туса, ул кирәк булачак.
Балтач бистәсенеӊ беренче номерлы суд участогы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250