Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Адашкан хатлар

Булмаган җир кишәрлеге өчен салым хатлары кабул итү аптырашта калдыра. Җир юк, ә квитанция бар.

Әлеге ситуациягә җир кадастр палатасында ачыклык керттеләр. Җир кадастр палатасы җитәкчесе Зифа Зарипова белдерүенчә, 90нчы елларда җирләргә үткәрелгән инвентаризация әле дә булса үзен сиздерә. Чөнки әлеге мәгълүматлар я үзгәргән, я башта ук хаталы булган. Шуның нәтиҗәсендә күңелсез хәлләр барлыкка килә. 20 ел элек булган хаталарны салым кармагына эләгүчеләргә төзәтергә туры килә. Әмма һәрнәрсәдән чыгу юлы бар.
Көндәлек яңартыштан күчемсез милек кадастры мәгълүматлары территориаль мәгълүмат ресурсына тапшырыла һәм биредә кадастр мәгълүматлары хокукларның дәүләт реестры белән чагыштырыла. Шуннан соң ун көн саен җир кишәрлегенә дәүләт реестрындагы теркәү хокукы хакындагы мәгълүматлар салым хезмәте базасына күчерелә. Шушы нәтиҗәләр буенча гражданнарга салым хатлары юллана.
Җир кишәрлегегез булмый торып та, сезгә хатлар килә икән, кичекмәстән җир кадастр палатасына үзегез белән булган хәлне тасвирлап, белдерү кәгазен (уведомление) беркетеп, язмача мөрәҗәгать итү кирәк.
Кадастр палатасы белгечләре сезнең гариза нигезендә тикшерү үткәреп башкарма комитетка бу кешегә җир кишәрлеге бирелгәнме, юкмы икәнлекне сорап мөрәҗәгать итә. Әгәр алардан бу кешегә җир кишәрлеге бирелмәде дигән җавап алынса, кадастрга үзгәрешләр кертеп, ун көн эчендә гариза бирүчегә дә, салым хезмәтенә дә хәбәр итәләр. Әгәр сезнең җир кишәрлегегез һәм аны раслаучы документларыгыз бар, әмма сез әлеге җирдән файдаланырга һәм салым түләргә теләмисез икән, кичекмәстән башкарма комитетка гариза язарга кирәк. Билгеләнгән вакыт чыгу белән җир дәүләткә кире кайтачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250