Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Актанышта полиция хезмәткәрләренә кул күтәргәннәр

Бу вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган.

Россия Федерациясенеӊ Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты тарафыннан Актанышныӊ 1999 һәм 2000 елда туган ике егетенә РФ жинаять Кодексныӊ 318 матдәсенеӊ икенче өлеше буенча ( хакимият вәкилләренә каршы көч куллану) җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, Актаныш үзәгендә, 2018 елныӊ 27 январь көнне яшьләр җәмәгать урыннарында тавышланып йөри дигән хәбәр кергәч, ул урынга полиция хезмәткәре - участок инспекторы юнәлә. Әмма ул барган урында инде яшьләр булмый. Бары шул тирәдә исерек 17 яшьлек усмергә тап була. Бүлеккә, административ беркетмә төзер өчен алып киткәндә, төрле яктан берничә яшь кеше йөгереп килеп, участок вәкиленә йодрык белән ташланалар, аяклар белән дә типкәлиләр. Соӊыннан аныӊ борын сөяге сынган булуы ачыклана. Полициядән котылдык, дип качучылар озак юана алмый, аларныӊ икесен тотып, бүлеккә алып киләләр. Үзләре, кыйнауда катнашмадык, дип торсалар да, тикшерүчеләр бу ике үсмерне сак астына алу турында судка мөрәҗәҗгать иткән. Тикшеру эшләре бара.

 

tatarstan.sledcom.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал