Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Алабуга кешеләрен егерме ел чамасы куркытып торган ир-атны хөкем иттеләр

Суд аны Җинаять кодексының берьюлы алты маддәсе буенча гаепле, дип тапты.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Алабугада яшәүчеләрне егерме елга якын куркытып торган 41 яшьлек ир-атны хөкем иттеләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Суд ачыклаганча, беренче җинаятен ир-ат 1998 елда ук кылган. Үзенең иптәше белән кредитор хатын-кызны Алабугадагы «Шайтан каласы» территориясенә алдап алып кереп, бик каты кыйнаганнар. Шуннан соң, аңын югалткан хатын-кызны машинага утыртып, текә ярдан төшереп җибәргәннәр. Моны шул тирәдән үтеп баручылар күреп, ашыгыч ярдәм чакырткан. Әмма табиблар хатын-кызның гомерен саклап кала алмаган.

Бераз соңрак, шул ук елның декабрендә, җинаятьне яшерү максатыннан, гаепләнүче үзе белән бергә җинаять кылган иптәшен дә «теге дөнья»га озаткан. Ир-атның муенын борып, Менделеевск районында машинага утыртып, текә ярдан төшереп җибәргән.

Моннан тыш, җинаятьче Алабугада яшәүчеләрнең күчемсез милкен куркытып алган һәм берәүнең фатирын үзләштергән.

Ир-атны узган елның февралендә кулга алганнар. Аңа Россия  Җинаять кодексының берьюлы алты маддәсе буенча гаепләү белдерелгән.

Ир-ат үз гаебен танымаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал