Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Алкогольгә каршы көрәшик!

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы куллану базарында алко­голь продукциясен сатуны контрольдә тоту буенча эш башкара. Балтач районында бүгенге көндә 125 сәүдә ноктасы алкогольле һәм спиртлы эчемлекләр сата.

2011нче елның 9 аена барысы 372 мең литр алкоголь продукциясе сатылган, шуның 302 мең литры аракы. Шушы сатылган аракының 276 мең литры Татарстанда җитештерелгән. Балтач районында җан башына куллану күрсәткече 11 литрны тәшкил итә. Мәгълүмат өчен күрше районнарның күрсәткечләре: Әтнә - 9,3, Кукмара - 9,9, Теләче - 10,2, Арча -11,7 һәм Саба 12,7 литр. Хәзерге вакытта җәмгыятьтә яшьләргә дөрес тәрбия бирү турында күп әйтелә. Шуның бер чарасы - балигъ булмаган балаларга спиртлы эчемлекләр сатмау. Тик сатучыларны бу проблема бик борчымый ахрысы, сәүдә әйләнешен, керемне арттырам дигән азарт белән эшләп, яшьләргә дә сыра, аракы тоттырып чыгаралар. Безнең инспекция хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә, агымдагы елда Балтач районында 5 шундый очрак ачыклады. Гаепле оешмаларга штраф салынды. Белгәнебезчә, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты кабул иткән 867нче номерлы Карар нигезендә алкогольле эчемлекләр иртәнге сәгать 10нан кичке 22 сәгатькә кадәр генә сатыла. Карарның үтәлешен шулай ук безнең инспекция контрольдә тота. Ялган аракы яки сыйфатсыз продукция сатучыларга карата чаралар күрелә, штрафлар язылып тора. Ләкин дәүләт органнары тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр генә сыйфатсыз, яисә кеше тормышы өчен куркыныч тудыра торган товарларны бетерә аламы? Җавапсыз сорау. Хәзерге законнар нигезендә контроль органы сату оешмасын бары тик 3 елга бер тапкыр гына тикшерә ала, анда да тикшерү турында берничә көн алдан хәбәр итәргә тиешбез. Шушы көннәр эчендә кибеттә бернинди җитешсезлекләр дә калмаска мөмкин, тикшерү шул рәвешле формаль дәрәҗәдә кала. Шуңа да бу очракта бердәнбер чара булып халыкның уяулыгы тора. Гражда­нинның контроль органнарына язма мөрәҗәгате планнан тыш тикшерү уздырырга нигез бирә. Безнең «кайнар элемтә» телефоннары: (884366) 3-22-69, 3-28-93.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев