Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Алтын урталыкны тапмасаң

Еллар дәвамында кешеләр арасында җир өчен бәхәс кубып, алар еш кына зур каршылыклар тудыра. Әмма әлеге каршылыклар, фикер төрлелеге суд тарафыннан хәл ителә.

Җир бәхәсләре җир кишәрлегенә хокук билгеләү, аны үзгәртү яки бетерү төрләренә бүленә. Нигездә бу төрдәге бәхәсләр суд тарафыннан хәл ителә. Әмма алар административ тәртиптә дә каралырга мөмкин. Аларның хокукый нигезен конституцион халәт тәшкил итә. Шуңа бәйле рәвештә РФ гражданнары дәүләт яки җирле үзидарә органнарына аерым яки коллектив белән мөрәҗәгать итә ала. Авыл җирлегендә яшәүчеләргә бәхәсләрне административ тәртиптә карау уңайлы. Бәхәсне әлеге алым белән хәл иткәндә идарә органнары карары белән ризалашмаган кеше судка да мөрәҗәгать итә ала. Җир бәхәсләре күп очракта күршеләр арасында барлыкка килә. Җир кишәрлекләрен ызанлау, җирне милек буларак рәсмиләштерү, җир кишәрлегенә кадастр рәсмиләштерү үткәрүне кире кагу процессында каршылыклар чыгу да җир бәхәсенә китерә. Җир кишәрлеген рәсмиләштергән вакытта ялгышлыклар җибәрү дә әлеге юнәлештә төп сәбәпләрнең берсе.
Балтач бистәсендә яшәүче С.Х. белән Р.Ю. арасындагы бәхәс ике күршенең алтын урталыкны таба алмавы нәтиҗәсендә барлыкка килә. С.Х.ның үзенең җир кишәрлеген бер метрга арттыруларын, ә Р.Ю.ның киресенчә, күршесенә таба бер метрга күчерүне сорап язылган дәгъвасы Балтач район суды тарафыннан кире кагылды. Әлеге карар белән ризалашмаган күршеләр ТР Югары судына мөрәҗәгать итте. Әмма күп фактларның ачыкланмавы һәм тулысынча бәяләнмәве нәтиҗәсендә әлеге эш кире район судына кайтарылды.
Район суды үз чиратында ике күршенең дә дәгъваларын кире кагып, Р.Ю.ка күршесенә хуҗалык каралтыларын ремонтлау һәм күзәтү өчен каршылык күрсәтмәскә дигән бурыч йөкләде. Күршеләрнең икесенә дә суд чыгымнарын (3200шәр сум) түләттерергә дигән карар чыгарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250