Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ана капиталын куллануда чираттагы яңалык

2016 нче елдан ана капиталының күләме, узган елдагыча, 453 мең 26 сум калачак.

Моңа кадәр ана капиталы гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуга, балаларның белем бирү учреждениеләрендә белем алуына, ананың булачак пенсиясен арттыруга юнәлдерелә иде. Быел исә бер яңалык өстәлгән. Хәзер Ана капиталы акчасыннан инвалид балаларның җәмгыятькә яраклашуы һәм социаль адаптациясе өчен товар сатып алырга һәм хезмәтләр өчен түләргә мөмкин булачак.
Россия Хөкүмәте шушы товар һәм хезмәтләрнең исемлеген, шулай ук ана капиталы акчаларын юнәлдерү кагыйдәләрен раслагач, Пенсия фонды органнары тарафыннан сертификат ияләреннән дәлилләүче документлар белән гаризалар кабул итә башлаячак.

Ана капиталы программасы 2 елга озыйтылып, 2018 нче елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак. Сертификат акчасыннан файдалану вакыты чикле түгел. Ана капиталы, былтыргыча, 453 мең 26 сум калачак, дип яза татар информ.
Фото: pro-zakony.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250