Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Аракы башта таптыра, аннан кибет бастыра

Зират яны кешене ниндидер бер аерым халәткә кертә. Аныӊ яныннан узганда адымнар үзеннән-үзе ешая, тәүлекнеӊ караӊгы вакыты һәм иптәшеӊ булмаса, күӊелгә кара шом керә. Әмма төнлә «Радик» кибетенә аракы эзләп кергән бурларны бу туктатмый.

Әллә белеп, әллә белмичә алар кибеткә нәкъ менә «сигнализация»гә тоташтырмаган товар склады ягыннан юл салып, эчкә үтеп керәләр. Кибетнеӊ эчендә аларны бары бер нәрсә - аракы кызыксындыра. Уӊышлы гына кереп чыккач, бер шешә аракыны ачып, баш төзәтеп, 3 ящик хәмерне күтәреп, булды бу, дип юлга кузгалалар.
Юллары Балтач бистәсенеӊ өске ягына юнәлгән бугай. Олы юлга менеп җиткәнче угрыларныӊ берсе (нәфесе бит - 2 ящик хәмерне күтәргәнедер), аракыны шешәләп юл кырыендагы кар көртенә ташлап бара. Махмыр чире тагы төшкәндер, әллә шулай туры килә, нәкъ кибет хуҗасыныӊ милке булган элекеге «Заготконтора» каршында тагы бер ящик аракыны карга күмәләр. Хәйран җиӊеләеп алгач, өйләренә юл тоталар. Иртән кибетчеләр тарафыннан чакыртылган полиция хезмәткәрләре бу җинаятьне ачу өстендә эшлиләр. Махсус өйрәтелгән эт алда телгә алынган яшерелгән аракыларны табырга ярдәм итә, әмма вакытныӊ хәйран озак узу сәбәпле, соӊыннан эзне югалта.

Менә шулай җәмәгать, аракы башта таптыра, аннан кибет бастыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250