Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Аракыдан кыйммәт штрафы

Райондашларыбызның һәм шул исәптән яшүсмерләрнең спиртлы эчемлеккә тартылуының сәбәбе нидә?

Әти-әни биргән тәрбия үтемле түгелме, әллә инде җәмгыять шуңа ияләшеп, корылып барамы?
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тыелган җирләрдә алкоголь продукциясен куллануга кагылышлы законнарга кайбер үзгәрешләр кертелү сәбәпле, штрафларның артуын әйтте. Бу иң беренче чиратта, әлбәттә, халыкны спиртлы эчемлекләр колы булудан саклау өчен эшләнә.
Балигъ булмаган балаларны спиртлы эчемлек эчүгә тарткан кешеләргә карата штраф элек 100 сумнан башланса, хәзер 1500 сумнан алып 3000 сумга кадәр. Тыелган җирләрдә алкоголь кулланган һәм җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән өчен гражданнарны 500дән 1500 сумга кадәр штраф көтә. Районыбызда балигъ булмаган балаларын үзләре эчертүче әти-әниләр дә бар. Андыйларга 4000 сумнан 5000 сумга кадәр административ штраф салыначак.
16 яше тулмаган егет- кызлар спиртлы эчемлек кулланган килеш полиция хезмәткәрләренә эләгәләр икән, әти-әнисенә административ беркетмә төзелеп, 1500 сумнан 2000 сумга кадәр штраф биреләчәк. Әлеге штраф бәяләрен һәрбер әти-әни дә, балигъ булмаган балалар һәм алар белән эчүчеләр дә исләрендә калдырып, 100 сумлык спиртлы эчемлекалуничә сум штрафка тартачагын аңласыннар иде. КДН комиссиясеннән алынган саннарга күз салсак, тыелган җирләрдә алкоголь кулланган өчен 2012нче елда - 25, 2013нче елда 17 беркетмә каралган. Бу шуның кадәр балигъ булмаган егет-кызлар комиссия алдына баскан дигән сүз. Исерек хәлдә булып, 2012нче елда 16 яше тулмаган бер генә бала эләксә, 2013нче елда өч кеше булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250