Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Арча районында яшәгән ир-ат, Балтач районында булачак эш урынын караганда, һәлак булган

Ул җимерек стена астында калган.

21 нче июнь көнне иртән Балтач районы Таузар авылында "Игенче" авыл хуҗалыгы кооперативының терлекчелек фермасы территориясендә Арча районында яшәгән 38 яшьлек ир-ат гәүдәсе табылган.
Башлангыч фаразларга караганда, ир-ат, тимер-бетон конструкция ишелү нәтиҗәсендә, бик җитди имгәнгән. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Арча районара бүлегендә башлангыч тикшерү үткәрелә.
Якынча мәгълүматларга караганда, терлекчелек фермасы бинасы сүтүгә каралган булган, моңа бәйле рәвештә, тиешле эшләр планлаштырылган. Фаҗига көнне, әле хезмәт килешүе дә төзергә өлгермәгән ир-ат, булачак эш урыны территориясе белән танышырга уйлый. Әмма бер мизгелдә аның өстенә стена ишелә. Нәтиҗәдә, ир-ат урында ук җан бирә.
Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе.
Чыганак: "Татар-информ"
Фото: http://omsk.sibnovosti.ru/incidents/149461-v-omske-obrushilas-stena-zhilogo-doma-postradavshih-net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250