Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Арча ЮХИДИ җитәкчесен эштән куганнар

Январь аеныӊ сонгы көне Арча ЮХИДИ җитәкчесе майор Илдар Нотфуллин күӊелендә озак сакланыр.

Республиканыӊ юл хәрәкәте куркынычсызылыгын тэәмин итүгә багышланган Казандагы җыелышта Республиканыӊ Эчке эшлэр министры Артем Хохорин аны эш мәнфәгатьләренә зыян китерүдә, сатлыкҗанлылыкта гәепләгән һәм җыелыштан чыгып китүен таләп иткән.

Элекеге җитәкченеӊ гәебе - үзенеӊ хезмәткәрләренә юлдагы «Амат» фотовидео аппаратураларыныӊ парольләрен бирүдә. Моныӊ нәрсә өчен кирәк икәне аӊлашыла - аппаратураны пароль ярдәмендә ачып, аннан кирәкле материалларны юкка чыгарып була. Арчалыларныӊ эше әледән-әле министрлыкныӊ эчке куркынычсызлык хезмәтенеӊ игътибарында. Бу очракта да, юлдан «бик текә» номерлы машинаны югары тизлек белән уздырганнар, әмма ни өчендер моӊа протокол килмәгән. Соӊыннан тикшерү уздырылганда, бу фотовидео материалларыныӊ базадан юкка чыгарылуы һәм парольләр белән ЮХИДИ хезмәткәрләренеӊ файдалануы ачылган.

Хэзергә майор Илдар Нотфуллинны эштән җибәрү турында нинди дә булса рәсми приказ юк, дип белдергән Республиканыӊ ЮХИДИ җитәкчесе Ленар Габдурахманов. Әмма, министр сүзен юкка чынарып булмый шул.
realnoevremya.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250