Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Артык акчаң булса...

Вакытында штрафын түләмәгән шоферга кимендә 1000 сум өстәмә акчасын чыгарып салырга туры киләчәк.

2011нче елның 2нче августыннан РФнең административ хокук бозулар Кодексының 20.25нче маддә-сенә кертелгән төзәтмәләр үз көченә керде. Ул административ штрафын вакытында түләмәүчеләргә кагыла. Әлеге маддә нигезендә, тиешле вакыт эчендә түләнмәгән административ штраф икеләтә түләүгә китерә, ләкин ул 1000 сумнан да ким булмаячак яки әлеге төр хокук бозу өчен 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу каралган. Мәсәлән, 100 сум штрафыңны тиешле вакыт аралыгында түләмәгәнсең икән, 20.25нче маддә нигезендә син җаваплылыкка тартыласың һәм 100 сум урынына 1000 сум түлисең, тиешле штрафыңның үзен дә, 1000 сумыңны да чыгарып бирәсең, ягъни, 100 сум урынына 1100 сум итеп түлисең. Әлеге маддә 2011 нче елның 2нче августыннан суд приставы - башкаручысына да 20.25нче маддә буенча беркетмә төзергә мөмкинлек бирә.
Исегезгә төшерәбез, РФнең административ хокук бозулар Кодексының 20.25нче маддәсенең 1нче бүлеге нигезендә административ штрафны тиешле вакытында, ягъни карар (постановление) кабул ителгәннән соң 40 көн эчендә (30 көне ирекле түләү вакыты һәм 10 көне шикаять бирү вакыты) түләмәгәндә генә шоферлар алда әйтелгән җаваплылыкка тартыла.
Катгый чаралар да кабул ителүгә карамастан, кайбер хокук бозучылар әлеге таләпләрне игътибарсыз калдыруны дәвам итә. Шуны ассызыклап узарга кирәк, узган ел әлеге маддә нигезендә районыбызның суд органында административ җаваплылыкка тарту буенча 52 эш каралды. Бер тапкыр мондый җәзага тартылган шофер икенче тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен бозуга саклык белән карар дип өметләнәбез, чөнки гел-гел зур суммада штрафлар түләү берәүгә дә файдага булмас.
Район ЮХИДИ бүлеге белән суд приставы хезмәте арасында тыгыз элемтә урнаштырылды. Хокук бозучыларның бердәм базасы булдырылу вакытында андыйларны ачыкларга һәм аларга тиешле җәза бирергә ярдәм итә. ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм суд приставлары тарафыннан штрафларын түләүдән баш тартучыларны билгеләүче рейдлар үткәрелеп тора.
Бүгенге көндә ЮХИДИ бүлегенә банклар һәм терминалларда түләнгән штраф хакында электрон мәгълүмат җиткерә торган мөмкинлекләр бар. Гражданнарның мәнфәгатен кайгыртып, ЮХИДИ идарәсенең рәсми Интернет-порталында (gibdd.tatarstan.ru яки rpolice.ru) түләнмәгән штрафлар турында мәгълүмат алып була торган сервис булдырылды, ә uslugi.tatarstan.ru сайтында кредит карталары ярдәме белән штрафны түләү мөмкинчелеге дә ачылды.
Күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен, ТР Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автомобиль инспекциясе штрафларны вакытында түләргә киңәш итә.
Район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250