Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Асылынсам әгәр, үлемемдә полицияне гаепләрсез…»

Республика шәхси матбугатларының берсендә әлеге сүзләр катнашында дөнья күргән язманы Балтач халкы яхшы хәтерли булыр. Ул чакта Яңгул авылы егете Айрат Газыймҗанов районның полиция хезмәткәрләрен үзен кыйнауда гаепләде, Арчадагы тикшерү комитетына бу хакта гариза язды, сәламәтлегенә зыян китерүчеләрне җинаять җаваплылыгына тартуны сорады.

Вакыйга 2015 елның октябрь аенда булган иде. Ике полиция хезмәткәре Айрат Газыймҗановны өеннән килеп ала да, угърылык кылынган Түнтәр авылына алып бара. Биредә караклар «Өмет" кибетен баскан була. Аннан бүлеккә кайталар. Сорау алулар тыныч кына уза. Бүлектән егетне якыннары килеп алалар, һәм район үзәк хастаханәсенә алып баралар. Биредә егет бик нык эче авыртуыннан зарлана, полиция хезмәткәрләре кыйнады дип белдерә. Газыймҗановның тәнендә көйгән, бәрелгән җир барлыгы ачыклана, корсак тирәсендә , умыртка баганасында да сыдырылган урыннары була. Әлеге фактларга таянып, кемнеңдер "ярдәме" белән Газыймҗанов полиция хезмәткәрләрен гаепләп, Тикшерү комитетына гариза яза.

Озакка сузылган тикшерүләрдән соң , Айрат Газыймҗановның гаепләүләре дөреслеккә туры килмәве ачыклана. Егет тә ялган мәгълуматлар бирүен таный. Судта да гаепле икәнлеген ачыктан-ачык әйтә, үкенүе турында белдерә.Тәнендәге җәрәхәтләре элегрәк эчкән баштан велосипедтан егылып төшеп имгәнүдән була. Шул рәвешле, Айрат Газыймҗанов ике полиция хезмәткәренә яла якканы өчен закон каршына басты, РФ ҖК 306 маддәсенең 2 бүлеге нигезендә, Арча район суды тарафыннан җавапка тартылды, бер елга ирегеннән мәхрүм ителде. Гаебен тануын һәм үкенүләрен исәпкә алып, суд Газыймҗановны шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Ә инде чынбарлыкка туры килмәгән, ялган мәгълүмат биргән газетаның эше судка тапшырылды.

Әлеге вакыйгадан чыгып шундый нәтиҗә ясап була, кызып китеп, башкалар сүзенә карап, кешегә яла да ягып була, янап та була. Ләкин ахырын уйлау мәслихәт, аеруча да җәмгыятьтә әһәмиятле роль уйнаган һөнәр ияләренең намусларын, исемнәрен пычратудан сакланырга кирәк. Полиция хезмәткәрләре - алар кешелекнең иминлеген саклаучы, кыңгыр эшләргә юл куймаска тырышучы, җинаятьләр булган очракта аны ачканчы эзләүчеләр икәнлеген танырга вакыт. Әлеге ялган мәгълүматлар ике гаиләгә дә күпме мораль зыян китерде, кызганыч, мәрхүм булган полиция хезмәткәре генә үзенең гаепсез икәнлеген ачыктан-ачык ишетми генә, бакыйлыкка күчте...

Ялган рәвештә яла ягуларның азагы менә шушылай, закон каршында җавап бирү белән төгәлләнә.

Район Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы бүлеге

Фото: maramedia.ro

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250